Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2018, 20:32

Иртән нәрсә ашыйсыз?

Районыбызда статистика мәгълүматлары туплау башланган

Районыбызда статистика мәгълүматлары туплау башланган
Дәүләт статистикасы бүлеге хезмәткәрләре 14 майдан 15 июньгә кадәр үзенчәлекле һәм кызыклы эш белән мәшгуль. Алар бөтен илебез буенча оештырылган эш – халыкның туклану шартларын тикшерүдә катнаша. Бу тикшеренү, төрле төркем һәм катлам вәкилләрен сайлап, халык фикерен ачыклау рәвешендә биш елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе 2013 елда үткәрелгән, монысы – икенче тикшеренү.

Халыкның туклану шартларын тикшерү дөрес туклану тәэмин итүгә тәэсир иткән җәмәгать, икътисад һәм тәртип-гадәт сәбәпләрен чагылдырган мәгълүматка ия булу максатында оештырыла. Тикшеренү нәтиҗәләре дәүләтебезгә кешеләргә ярдәм һәм сәламәтлеген ныгыту чаралары әзерләргә булышачак. Бу тикшеренүнең төп үзенчәлеге һәр кеше тарафыннан бер тәүлектә ашалган азык-төлекне җентекле тасвирлаудан гыйбарәт. Ризыклар туклыклылыгы, аксым, май, минерал матдәләр, витаминнарга байлыгы буенча бәяләнә. Эш, уку урынында, мәктәпкәчә оешмаларда туклану ешлыгы һәм сыйфатына, сәламәтлек торышына, хәрәкәтләнү мөмкинлегенә багышланган сораулар да бар.

Фикер ачыклау кешеләрнең үз ризалыгы буенча махсус сораулар җыентыгыннан файдаланып үткәрелә. Җавап бирүчеләрнең антрометрия үлчәмнәрен алу – буен һәм авырлыгын үлчәү дә күздә тотыла. Статистика тикшеренүе үткәргәндә нәтиҗәләрнең яшеренлеге тәэмин ителә. Туймазыда һәм Кандра авылында бу тикшеренүгә 40 йорт хуҗалыгы җәлеп ителәчәк.
Читайте нас: