Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2018, 20:51

«Девон»га эләгергә тырышачакбыз»

Уфа малайлары Туймазы командасында уйнарга хыяллана

Уфа малайлары Туймазы командасында уйнарга хыяллана


Шәһәребезгә тагын «Русия матбугаты» хоккей командасы килде. Бу командада күренекле спортчылар, журналистлар, атаклы телевидение программалары экспертлары уйный. Шул исәптән, Александр Гуськов, Алексей Бадюков, Олег Кваша, Сергей Гыймаевларның кечесе, Антон Верницкий, Денис Казанский... Мәскәү кунакларын бик күп чара – шайбалы хоккей буенча Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия турниры, шәһәр паркында агач утырту, экскурсияләр, яшь хоккейчылар белән осталык дәресләре көтте.

...Борчак кебек, бозга «Девон» хоккей клубының берьюлы 30лап яшь спортчысы «сибелде». Бер сәгатьлек осталык дәресендә алар танылган спортчылар – 2014-2015 елгы КХЛ чемпионатының бронза медале иясе Алексей Копейкин, 2008 елгы Континенталь кубок иясе Григорий Шәфыйгуллин, 2002 елгы Олимпиаданың бронза иясе Олег Кваша, 2014-2015 елгы КХЛ чемпионаты бронза иясе Сергей Гыймаев кул астында шөгыльләнде. Йолдызлы уенчылар һәм экспертларның дәресе бик урынлы булды: озакламый безнең команданы җитди сынау көтә. Ул илебез данын Кытайда үтәчәк чемпионатта яклаячак.

Әлегә исә егетләр техника элементлары нечкәлекләрен үзләштерде, шуу техникасы күнегүләрен кабатлады, борылмалар ясап, шайба кертергә тырышты.

Былтыр да катнаштым мин бу осталык дәресендә. Әйтергә кирәк, балалар үскән, ныгыган. Командада тәртип шәп. Малайлар җыйнак-җыелган, тренер сыбызгысын кычкырту белән барысын да кабатлыйлар, – дип билгеләде Сергей Гыймаев.

Быелгы чарада Уфаның “Салават Юлаев” тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Җиде яшьлек Аскар белән сигез яшьлек Артур Хәлфиннар әтисе Дамир Радик улы карамагында килгән. Җиде яшьлек Влад Кузнецов әнисе Яна Галимҗан кызы күз уңында күнекте. Әти-әниләр күнегү эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылуын, укытучы-остазларның һөнәр осталыгын һәм Туймазы 2нче спорт мәктәбе хакимиятенең балаларның спорт үсешенә, аларның нәтиҗәләренә битараф булмавын билгеләде.

(Дәвамы "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: