Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2018, 20:57

Боз сараенда Сергей Гыймаев музее барлыкка киләчәк

Беренче ядкәр – аның спорт футболкасы

Беренче ядкәр – аның спорт футболкасы


Туймазыда Сергей Наил улы Гыймаевның («Туймазы-Арена» аның исемен йөртә) музее оештырылу турындагы хәбәр матбугат конференциясендә яңгырады, төбәк киң мәгълүмат чаралары, яшь журналистлар, “Картаямыни ул йөрәк?!” оешмасы хәбәрчеләре, тренерлар һәм җәмәгатьчелек сорауларына тәҗрибәле хоккейчылар, халык яратып караган телеканалларның танылган алып баручылары һәм комментаторлары җавап бирде.

Конференциядә катнашучыларны һәрнәрсә кызыксындырды. Алар кунакларны: “Сезнеңчә, хоккей буенча Русия җыелма командасы дөнья чемпионатында ни өчен җиңелде?”, “Русия хоккее совет хоккееннан аерыламы?”, “Баланы ничек уңышлы булырга өйрәтергә?”, “Аны спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәкме?” ише сорауларга күмделәр.

Дөнья чемпионы һәм Олимпия уеннарының бронза бүләге иясе, атказанган спорт мастеры һәм тренер Андрей Николишин яшь спортчыларның ата-аналарына “Туймазы-Арена”дан Олимпия җыелма командасына ни рәвешле эләгү серенә төшендерде.

– Уңышның биш сере бар: зур хезмәт сөючәнлек, бәләкәй спортчыга ышаныч күрсәткән, аңа бөтен күңелен салган тренер, бәхет елмаю, авыр минутта иңен куярлык командадашлар һәм көчле җанатарлар, дуслар, туганнар бу, – диде Андрей Васильевич.

Очрашу тәмамлангач, “САВА” командасы капитаны Андрей Давыдкин шатлыклы хәбәр җиткерде: “Туймазы-Арена” боз сараенда талантлы тренер, оста комментатор Сергей Наил улы Гыймаев истәлегенә музей ачу күздә тотыла. Аның улы музейны оештыруга беренче өлешен кертте – әтисенең спорт футболкасын бүләк итте һәм ядкәрләр туплауда ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте.
Читайте нас: