Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2018, 17:16

“Җиңү салюты” бәйгесенә кимендә 100 сурәт тәкъдим ителде

Аларның иң яхшылары шәһәр урамнарын бизәгән баннерларда урнаштырылды

Аларның иң яхшылары шәһәр урамнарын бизәгән баннерларда урнаштырылды


Элек 9 Майга гадәт буенча бәйрәм баннерының гадәти сызым-үрнәген әзерли идек. Соңгы өч елда район Хакимиятенең мәдәният бүлеге “Җиңү салюты” бәйгесе оештыра, аңа йомгак ясалганнан соң балаларның иң яхшы эшләре баннерларга урнаштырыла.

Быел бәйгегә гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләреннән гуашь, акварель, каләм белән башкарылган кимендә 100 эш тәкъдим ителгән. Гаять ихлас, эчкерсез эшләрдә яшь авторларның югары рухи дөньясы һәм үзенчәлеге сизелде.

Үзләренең яшь төркемнәрендә 16 укучы җиңде. Оскар Сабиров (“Җанлы пумала” изостудиясе, педагогы Светлана Насыйрова), Динә Вәлитова (Балалар сәнгать мәктәбе, педагог Эльвира Усманова), Азалия Казыйханова (Балалар сәнгать мәктәбе, педагогы Светлана Татаурова) иң яхшы эш авторлары дип танылды.

Иң матур эшләр дүрт баннерда урын алды (6х3 метр зурлыкта). Алар шәһәребез урамнарында һәм Октябрь мәйданы янында урнаштырылды.

Бәйгедә катнашучыларга, ата-аналарга, педагогларга яшь буынга рухи-әхлакый һәм ватанга тугрылык тәрбиясе биргән өчен рәхмәт белдерәбез.


Руслан ХӘКИМОВ,
“Архитектура һәм шәһәр корылышы” оешмасының реклама тармагы җитәкчесе.


Читайте нас: