Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2018, 13:20

Безнең ихатада – хөррият!

Көньяк урамындагы 50нче йортта яшәүчеләр Күршеләр көнен билгеләде

Көньяк урамындагы 50нче йортта яшәүчеләр Күршеләр көнен билгеләде


Ел саен май ахырында Халыкара күршеләр көне билгеләнә. Быел Көньяк урамындагы 50нче йортта яшәүчеләр аны төзекләндерелгән ихатасында бәйрәм итте: аның биләмәсендә “Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.

– Бездә “Бердәм Русия” партиясенең байтак проектлары тормышка ашырыла, шул исәптән, “Шәһәр мохите” һәм “Анык эшләр”. Күптән түгел генә әле бу ихатада балалар кайда барып сугылырга белми иде, бүген исә “Шәһәр мохите” программасы проектларын тормышка ашыру кысаларында биредә яңа иркен мәйданчыклар пәйда булды. Анда баскетбол уйнарга, урам җиһазларында спорт белән шөгыльләнергә, вакытны хәвефсез уен комплексында үткәрергә мөмкин, – диде бәйрәмне ачканда район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин.

– Тәрәзә каршында төзелеш эшләре башлангач, кыска гына вакытта яңа уңайлы балалар мәйданчыгына ия булырыбызга ышанмаган идек. Хәзер балаларны өйгә куып та кертеп булмый, яшь әниләр исә аралашырга безнең ихатага җыела, – ди биредә яшәүче Айгөл Вәлиева.

– Төзү генә түгел, төзелгәнне саклау да мөһим, – дип исәпли күпфатирлы 50нче йортта яшәүчеләр.

Сүз йорт яны биләмәсен кабул итү турында гына бармый. Атап әйткәндә, йорт комитеты рәисе Альберт Ханнанов соңгы вакытта подъездларда үткәрелгән ремонт эшләре турында бәян итте, күршеләре белән уртак йорт милкен хәвефсез файдалану тәҗрибәсен уртаклашты.

Намуслы эшчәнлеге өчен аңа һәм төбәкнең чәмле кешеләренә истәлек-бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне күңелле концерт чыгышлары һәм мавыктыргыч балалар бәйгеләре дәвам итте.

Туймазыда “Бердәм Русия” проектларын тормышка ашыру дәвам итә. 2018 елда Островский урамындагы 9а, 9б һәм 9в йортларының ихата биләмәләрен төзекләндерү күздә тотыла. “Кулай шәһәр мохите тәэмин итү” программасы буенча Көньяк һәм Чапаев урамнары чатында урнашкан ихата бәйгегә катнашу өчен гариза тапшырган. Бу хакта шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Гарифуллин хәбәр итте.

Алинә МУЛЛАКАЕВА.


Читайте нас: