Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 13:23

Мәдәният йорты яңача гөрләячәк

Югары Троицкий мәдәният йортында “Анык эшләр” проекты кысаларында яңа тавыш җиһазлары барлыкка киләчәк

Югары Троицкий мәдәният йортында “Анык эшләр” проекты кысаларында яңа тавыш җиһазлары барлыкка киләчәк


Югары Троицкий мәдәният йорты 90нчы еллар башында ачыла һәм беркайчан да буш тормый. Әмма 2000нче еллар башында авылда мәдәни тормыш сүнә-сүрелә: фильмнар күрсәтелми башлый, аларның чагу игъланнары юкка чыга. Аннары барлык чаралардан яшьләр өчен атнасына бер тапкыр үткәрелүче дискотека гына торып кала, кайчак анысы да күңелсез тәмамлана. Тора-бара алар да оештырылмый башлый: яшьләр күңел ачарга шәһәргә баруны хуп күрә. Әмма берничә ел элек урамда очрашкан авыл халкы арасында мондыйрак сөйләшү ишетелә башлый:

– Кайда китеп барыш?

– Мәдәният йортына, репетициягә.

– Мин – гүзәл затлар клубына.

Мәдәният йорты җитәкчесе Флорида Алиева авылда яшәүче төрле яшьтәге хатын-кызларны “Миләш” татар фольклор ансамбленә берләштерә, күптән түгел ул үзенең биш еллыгын билгеләгән. Бергәләп күренеш сюжетлары уйлыйлар, халык җырлары өйрәнәләр. Җырчыларның кайберсе “Сударушки” рус вокал төркемендә дә җырлый. Бу артистларның чыгышы – авылда үткән һәр чараның бизәге.

Нурия Миңнуллина сигез ел авыл биләмәсенә җитәкчелек итә. Шул чорда ук авылның өлкән яшьтәге кешеләре өчен иҗади берләшмә оештыру теләге уяна аңарда. Һәрберсе үз почмагында утырмасын, сәләт һәм мөмкинлекләрен тормышка ашыралсын өчен. Бер ел ярым элек хыялы тормышка аша. Хәзер авыл хатын-кызлары бергә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнә, тәмле ризыклар пешерә, тормыш турында гәпләшә. Төрле иҗат күргәзмәләрендә катнаша. Аларның хыял дөньясының байлыгына таң калырлык. Югары Троицкий чиркәвенең агачтан эшләнгән үрнәге үзе генә дә ни тора! Янәшәсендә пластмасса кашыктан ясалган аккошлар “йөзә”, аларны шайтан таягыннан ясалган сын саклый.

Ләлә МУСИНА.


(Дәвамын "Ту
мазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: