Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2018, 13:02

Бәйрәмгә әзерләнәбез

Җегетәк авылы янында Сабан туе мәйданы корыла башлады

Җегетәк авылы янында Сабан туе мәйданы корыла башлады


Собханкул авыл советы биләмәсендә урнашу сәбәпле, аны төзекләндерү чараларына иң беренче чиратта шул авыл биләмәсендәге предприятие һәм оешмалар эшчәннәре җәлеп ителгән.

Чәршәмбе көнне ул төбәк талпан һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртелгән, хәзер анда экология өмәсе үтә, яшел үсентеләрнең киртәләре ремонтлана; алынып китәлмәгәннәре урынына яңасы утыртыла.

Бәйрәм алды атнасы башлангач та собханкуллылар белән беррәттән районыбызның дистәләгән оешма һәм предприятиесе шунда эшләячәк. Алар Өсән елгасы аша салынган җәяүлеләр күперен ремонтлаячак, капкаларны, үзәк мөнбәрне, ипподром утыргычларын яңартачак, сукмакларны асфальтлаячак.

Бәйрәм төбәге юлында вакытлыча тукталыш күшекләре пәйда булачак. Кунакларга уңайлы булсын өчен махсус бәдрәфләр һәм юынгычлар куелачак. Аклан күргәзмә-баннерлар, әләмнәр белән бизәләчәк, балалар өчен атыннар, уен комплекслары корылачак.
Читайте нас: