Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2018, 13:11

Әзер бул, Кытай!

Хоккей турнирында илебез данын яклау туймазылыларга йөкләтелгән

Хоккей турнирында илебез данын яклау туймазылыларга йөкләтелгән


8 июньдә Тяньцзинь шәһәрендә (Кытай) Русия белән Кытай Халык Республикасының балалар-үсмерләр командалары арасында дустанә очрашу – хоккей матчы булачак. Ул РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевның Кытайга сәфәре белән бәйле. Русия Хоккей федерациясе Туймазының «Девон» командасына бу матчта илебез даны өчен алышу бурычын йөкләткән. Бу командага күрсәтелгән мондый ышаныч аның спортта ирешелгән казанышларына бәйле: быел сайлап алу уеннары нәтиҗәләре буенча «Девон» Идел буе федерация округының иң көчле командалары төркеменә кертелгән. Яшь хоккейчыларның тренерлары Ринат Әхмәдиев һәм Леонид Сухоручкин.
Читайте нас: