Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2018, 13:51

Җөйне тигез салырга өйрәнәм дисәң...

Сварка эше остасы яшьләргә киңәш бирә

Сварка эше остасы яшьләргә киңәш бирә


Үзебезнең республикада да, югары квалификациягә ия булып, димәк, мул хезмәт хакы алып эшләү мөмкинлеге булу-булмау мәсьәләсе яшьләрнең байтагын кызыксындыра бүген. «Газпром газораспределение Уфа» җәмәгать акционерлар җәмгыяте Туймазы филиалы (элекке «Газ-Сервис») сваркачысы Сергей Безруков моны үз мисалында исбатлавын раслый.


Эшнең җаена төшенә

128нче һөнәр училищесын тәмамлагач, Сергей Безруков һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, 2001 елдан исә кыю десантчы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводына эшкә урнаша.

– Сваркачы өчен хезмәт юлы конвейердан башланырга тиеш, минемчә, – ди Сергей Павлович. – Беренче ярты елда мин тәҗрибә цехында эшләдем – бер команда булып эшләү күнекмәләрен үзләштердем. Элгәре тигез өслекләрдә җөйне сыйфатлы итеп ябыштырырга өйрәндем. Машина җиһазлаучыларда сварка мәктәбе көчле булуны аңладым. Анда дефектоскоп аша тикшерәләр. Ул исә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтә. Сваркачы да, скрипкачыдай, «кулын куярга» өйрәнергә тиеш. Ялгыш күнексәң, өр-яңадан өйрәнү җиңел булмаячак.

Дүрт ел эшләгәч, казанлык җиһазлары заводына күчтем. Ике елдан исә «Сантехмонтаж»да эшнең иң катлаулы юнәлеше – торбалар ябыштыру эшен үзләштерә башладым. Тагын тәҗрибәле осталардан өйрәнергә, махсус әдәбиятка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Нәкъ шунда эшләгәндә сварка эше тәҗрибәсендә үз алымым барлыкка килде.

Эмиль МУСИН.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: