Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2018, 11:56

Мәһабәт буй-сынлы диспетчер

Спорт, үҗәтлек һәм эш нечкәлекләренә төшенү егеткә алдынгы газ эшкәртү белгеченә әверелергә ярдәм иткән

Спорт, үҗәтлек һәм эш нечкәлекләренә төшенү егеткә алдынгы газ эшкәртү белгеченә әверелергә ярдәм иткән


“Башнефть” компаниясенең (“Роснефть” НК” җәмгыятенә карый) бүлендек җәмгыяте – «Туймазы газ эшкәртү предприятиесе» җәмгыяте диспетчеры Тимур Әгъзамов мәктәптә укыганда ук карар итә – ул газ тармагында эшләячәк. Әмма зур компания бүлекчәсенә урнашканчы тәҗрибә тупларга кирәк була.

Тимур Ринат улы Югары Троицкий авылында туып-үсә һәм әле дә шушы гүзәл төбәктә яши. Мәктәптән соң Октябрьский үткәргечләр-төзелеш техникумында газ җиһазларын монтажлау һәм файдалану технологы белгечлеген үзләштерә. Металл корылмалар монтажлау белән шөгыльләнгән бәләкәй генә фирмага слесарь булып урнаша. Аннары Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетына керә һәм йорт эче газ хуҗалыгы инженеры белгечлегенә ия була.

– Шуннан соң гына газ эшкәртү предприятиесенең кадрлар бүлеген “яуларга” карар иттем, – ди ул. – Өч тапкыр резюме калдырдым. Бирегә эшкә урнашу җиңел түгел. Төпле белем, эшкә тиз өйрәнү, җитезлек һәм игътибарлылык таләп ителә. 2009 елда урын бушагач, мине эстакада операторы итеп тәгаенләделәр. Белгеч карамагына беркеттеләр, ул мине хәвефсезлек кагыйдәләренә һәм нефть продуктларын бушату технологиясенә өйрәтте. Өч айдан соң үзаллы эшли башладым. Миңа биредә эшкә өйрәнү кызыклы булды. Мәсәлән, дегазация – цистернаны газ калдыкларыннан арындыруны үзләштердем.

Эмиль МУСИН.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: