Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2018, 12:04

Бердәм гаилә – милләт күрке

“Родина” мәдәният йортында район бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

“Родина” мәдәният йортында район бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде


“Гаилә ансамбле” бәйгесенең Төп бүләген җиңүгә дәгъва иткән 12 гаилә арасында иң яхшысы дип танылган – Ярмөхәмәттән Әхмәтҗановлар яулады. Ирле-хатынлы Вәкилә Дилмөхәмәт кызы белән Ингел Габдрахман улы мәдәният өлкәсендә кимендә 40 ел эшли инде, бергә яшәүләренә дә шулкадәр үк булып киткән.

Татар телендә үзләре иҗат иткән “Гаилә бәхете” җыры белән җиңүгә иреште алар. Сүзләрен Вәкилә Дилмөхәмәт кызы, көен кызлары Гөлназ язган. Иҗат җимешен алар Ингел Габдрахман улының мандолина, Гөлназ Ингел кызының балалары Динислам белән Гөлиянең баян моңнарына кушылып башкарды. 3 яшьлек Алия исә кашыкта уйнады.

Өч бала, 5 онык тәрбияләнгән гаилә башлыгы сүзләренә караганда, күп еллар элек музыка аңа гомер юлдашын табарга ярдәм иткән, хәзер исә ул балаларын да берләштергән. Нәкъ иҗатка мөкиббәнлеге нәтиҗәсендә Әхмәтҗановларның һәр буыны бер-берсе белән уртак тел таба.

Бертуган Регина белән Раил Исламовлар I дәрәҗә лауреатлары булды. Алар Илчембәт мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясады, чөнки шушы авыл советының Япрык авылында туып-үскән. Яшьләр сүзенә караганда, алар үзешчән сәнгатьтә балачактан катнаша. Икесе ике җирдә: Регина – Уфада, Раил Япрыкта яшәсә дә. “Ике йөрәк” җырын скайп аша өйрәнгәннәр. Чыгыш ясарга бер көн кала очрашып, репетиция үткәргәннәр.

Райман мәдәният йорты вәкилләре Әбсәламовларның гаилә ансамле дә I дәрәҗә лауреаты булды. Курайчы Рәмзин Рәфкать улы балалары – 16 яшьлек Рушана, 11 яшьлек Юлай һәм 6 яшьлек Заһир белән башкорт көйләренә тезмә башкарды. Җырлы-моңлы гаилә әгъзаларының һәркайсының яраткан уен коралы бар – курай, кубыз, дунгур барабаны, бубен. Алар барысы да “Гаилә ансамбле” бәйгесе финалында яңгырады.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: