Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2018, 14:02

Ятьмәгә эләккән

Кайбер интернет-берләшмәләр кешеләрне рәнҗетү, яла ягу максатында оештырыла

Кайбер интернет-берләшмәләр кешеләрне рәнҗетү, яла ягу максатында оештырыла


Соңгы вакытта җәмәгать челтәрләрендә төркемнәр чәмле оеша башлады, максатлары якташларын тикшерү-гайбәт сатуга кайтып кала. Кайчак шуның ише бер гаепсез “чәйнәү”ләр ачыктан-ачык рәнҗетүгә барып җитә.


Үч алган

Хәбәрдар булмаганнар өчен: җәмәгать челтәрләрендәге төркем – кызыксыну-мавыгулары буенча тупланган интернет-кулланучылар берләшмәләре ул. Балыкчылар, җанатарларны берләштергән, сыйфатсыз товар һәм хезмәт тәкъдим иткән кибетләрнең, чәчтарашханәләр, фотоательеларның кара исемлекләрен төзегән төркемнәр бар. Калганнары инде, гафу итегез, эт көтүен хәтерләтә. Аларның максаты бер – мөмкин кадәр күбрәк ватандашын каралту.

– Былтыр җәй ахирәтем белән проспект буйлап йөрергә чыктым, – ди туймазылы Ирина Н. (исеме үзгәртелде – хәб. иск.) – Кибет янында ике балалы яшь кенә әнигә игътибар иттек. Көлемсерәп куйдык: үзе япь-яшь, ике баласы бар, янәсе. Тиздән җәмәгать челтәрләрендәге “Маэмай һәм мәчеләр” төркемендә (исеме үзгәртелде) фотосурәтем урнаштырылу турында белдем. Аңлатма-фикер алышуларда нәрсә язылганын белсәгез иде сез! Фәхишә – бу әле шуларның иң гаепсезе.

Ирина фотосының кем тарафыннан урнаштырылуын ачыкларга тырышып караган. Әмма бу яшерен мәгълүмат булып чыккан. Дөреслекне төркем администраторы белән танышлыгы нәтиҗәсендә генә белә алган. Баксаң, челтәргә аның фотосын теге яшь әни салган икән. “Ни өчен?” дигән сорауга: “Синең миннән көлгәнеңне күрдем. Хәзер синнән үч алачакмын”, – дип җавап биргән. Һәм тиздән Иринаның фотосын башка төркемгә урнаштырган.

– Бу интернет-берләшмәләрдә төбәгебездә яшәүче меңләгән кеше – туймазылылар, октябрьскийлылар, шаранлылар утыра, – дип дәвам итте кыз, дулкынланып. – Мине белгәннәр бу фикерләрнең ялган икәнен аңлый, әлбәттә. Әмма шәһәр һәм авыллар буйлап, сурәтем астындагы язмаларның дөрес түгеллеген исбатлап йөри алмыйм. Шуңа күрә гаделлеккә закон аша ирешәчәкмен. Чөнки мине рәнҗетүчеләрнең гамәлләре РФ Җинаятьләр кодексының 128.1нче маддәсенә (“Яла ягу”) эләгә.

Бу вакыйга бердәнбер түгел. Алар безнең шәһәрдә бихисап күп. Гадәттә бу хәл мондыйрак сценарий буенча үсә. Җәмәгать челтәрләрендә: “Бу кеше турында нәрсәләр беләсез?” – ише зарарсыз сорау белән фотосурәт урнаштырыла. Артабан барысы да төркемнең башка катнашучыларының намуслылыгына бәйле. Берәүләр дәшми кала, бәгъзеләре мактау сүзләре яза, өченчеләре инде үзенең хисләренә һәм хыялларына ирек куя. Кем булуын белдертмәс өчен алар ялган сәхифәләр оештыра, ул бөтенләй булмаган кеше исеменнән алып барыла. Ирина нәкъ шундый хәлгә тарыган да инде.

– Судка намус, зыялылык, дәрәҗәлелекне яклау турындагы дәгъва гаризасы тапшыру һәм шул ук вакытта мәсьәләнең уңай хәл ителүенә өмет итү өчен миңа бу яшь хатынның компьютерының IP-адресын белергә (бу нәкъ аның тарафыннан челтәрләрдә гайбәт таратылуын исбатларга ярдәм итәчәк) яисә төркем администраторының ярдәменә таянырга кирәк, – ди Ирина. – Әмма компьютер белән бик оста эш итмим, администратор исә үзен борчымауны үтенде. Хәзер юрист белән моннан ары кылыначак гамәлләрне барлыйбыз.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: