Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2018, 14:54

Игелек кылу — зур шатлык

Серафимовка авылында яшәгән балалар һәм аларның ата-аналары һәркем өчен файдалы эшләрдә бергәләп катнаша

Серафимовка авылында яшәгән балалар һәм аларның ата-аналары һәркем өчен файдалы эшләрдә бергәләп катнаша


Бервакыт ата-аналар җыелышында без әти-әниләр белән бергә кешеләргә ярдәм итү, хәйрия төшенчәсен балаларыбызга тормышта аңлату чарасын табу турында уйландык. Гомеребезне без ничек үткәрәбез? Ыгы-зыгы, үпкәләшү, усаллашу, ялганлау һәм мактану белән мавыкмыйбызмы? Өстәвенә, дулкынланабыз, кычкырабыз, әкияткә ышанудан, хыял дөньясында гизүдән, наз бүләк итүдән куркабыз... Гомер бик тиз үтә ич. Игелекне, яхшы гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылып калырга кирәк.

Моның өчен кулай форсаты да чыкты. Без Туймазыда кечкенә кыз – 7нче мәктәп укучысы тырышлыгы нәтиҗәсендә оештырылган «Бердәмлек бөкеләре» чарасы турында ишеттек.

Ата-аналар да, балалар да бу тәкъдимне дәррәү хуплады, һәм узган елның ноябреннән бирле пластик бөкеләр безгә иксез-чиксез дәрья булып агыла башлады. Бер капчык туплангач, «Туймазы хәбәрләре» гәзите редакциясенә илтәбез. Аннан аларны әнисе белән Валерия килеп ала һәм эшкәртүче предприятиегә илтә. Тупланган акча исә авыру баланы дәвалауга тотыла, пластик эшкәртүгә озатыла, бу исә үзебезнең тормыш бишеге – Җир шары өчен зур файда.

Дөньяда бар нәрсә үзара бәйләнгән. «Анимациядәге беренче адымнар» дип аталган тәҗрибә мәйданчыгы безнең балалар бакчасы нигезендә беренче ел эшли. Коллективыбыз, ата-аналар, балалар бергә-бергә мультфильмнар иҗат итү белән шөгыльләнә. Серафимовка авылындагы башка мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә балалар үзләре өчен ят эшчәнлеккә җәлеп ителә. Һәр күренеш-эчтәлектә яшерен максат – кадерле кешеләребезгә мәхәббәт, шулай ук үзара ярдәмгә әзерлек тәрбияләү күздә тотыла, әлбәттә.

Ышаныгыз: игелек кылу, файдалы эшләр эшләү куаныч һәм илһам чыганагы. Тәвәккәлләргә генә кирәк! Күптән түгел, бөкеләрне редакциягә китергәч, биредә бер киштә китап күрдек. Редакциядә берничә ел инде «букроссинг» китапханәсе эшли икән – теләсә кайсы китапны алып укырга, аңа алмашка башкасын китерергә ярый. Кешеләрнең китапларын чыгарып ташламавы, башкаларга да файда китерсен өчен редакциягә китерүе шатлык ич. Һәм шунысы мөһим – алар анда тузан җыеп ятмый, киресенчә – даими хәрәкәттә.

Интернат китапханәсен баетырга теләп, китаплы посылкаларны берничә тапкыр Югары Троицкийга озаттык. Безнең күз алдында пенсиядәге якташларыбызның берсе киштәдән Михаил Шолоховның «Тын Дон»ын алды һәм соңыннан аны дустына тәкъдим итәчәген әйтте.

Бу чараны оештыручыларга яхшы үрнәк өчен рәхмәт. Китаплар эзсез югалырга тиеш түгел. Без читтә калмаячакбыз! Чөнки моның һичбер авырлыгы юк. Балаларга һәм ата-аналарга бу дөньяда игелекнең кечкенә генә мәхәббәт хисеннән башлануын аңлатырга тырышачакбыз. Мәхәббәтнең чыганагы кайда? Аңа гаиләдә нигез салына. Шуңа күрә без балаларга тылсымлы һәм хәзерге чорда бик әһәмиятле сүзләр – дуслык, игелек, мәхәббәтнең мәгънәләрен аңларга өйрәтергә тиеш. Игелекле булырга ярдәм итәргә. Безнең һөнәрнең мәгънәсе һәм максаты шул.

Ирина ПОЛЯКОВА,
Серафимовка 1нче балалар бакчасы мөдире.


Читайте нас: