Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 14:44

Ташландык биләмәләрнең хуҗасы табылырмы?

Шәһәребездә чүп белән тулган төбәкләр байтак

Шәһәребездә чүп белән тулган төбәкләр байтак


Барысы да гади кебек: үзең һәм балаларың яшәгән ихатаны (урам, квартал) тәртиптә тотсаң, аны чүпләмәсәң, сукрана-сукрана экология өмәләренә чыгарга туры килмәячәк. Юк шул! Кайбер шәһәрдәшләребез үзен дә, вазифа-бурычлары буенча җыештырырга мәҗбүр кешеләрне дә хөрмәт итми, күрәсең. Шуңа күрә чүп-чарны махсус савытларга илтеп җиткереп мәшәкатьләнми ул.

Сүз дә юк, үзәк урамнарда тәртип. Алар май бәйрәмнәре алдыннан үткән экология өмәләреннән соң аеруча матур. Әмма бераз читкә тайпылсаң...

Щербаков урамында яшәүче бер ханым шикаяте буенча без шул урамда булдык. Тоташ алганда урам җыештырылган һәм яхшы тәэссорат калдыра. Тик элекке балалар бакчасы биләмәсенә барып чыкканчы гына. Кәгазь каплар, пластик, пыяла шешәләр астыннан җир дә, асфальт юллар да күренми. Барлык сукмакларга пыяла ватыгы түшәлгән.

Моның барысы да төбәк халкы “казанышы” икәне аңлашыла. Проспектта яисә Көньяк урамында яшәүчеләр килеп чүпләп китми бит инде!

Халык телендә “Гаражка” дип йөртелгән төбәкне икеләнмичә “Чүплек” төбәге дип атарга мөмкин: Зур Туймазы инешенең ике ягында да кәгазь һәм пластик шешә өелеп ята. Биредә мебель ватыклары да булуын исәпкә алсаң, төбәк халкы кулы тигәне сизелә.


Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: