Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2018, 12:19

Яугир хәтере мәңгелек

Районыбыз авылларында яугир-каһарманнар истәлегенә куелган элекке һәйкәлләр яңартыла һәм яңалары урнаштырыла


9 Май алдыннан Ярмөхәмәт авылында тантаналы шартларда Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәйкәл ачылды. Азат итүче-солдат гранит ташка бастырылган, анда Ярмөхәмәт авылында туган, сугыш елларында һәлак булган 135 яугирнең исеме уелган. Тора-бара бу исемлек тыныч тормышта вафат булган ветераннар, тыл эшчәннәре исемнәре белән тулыланачак.

Монументка акчаны бөтен авыл халкы җыйган. Кандрадан химаячылар: НЕФТЕГАЗ КОМПАНИЯЛӘР ТӨРКЕМЕ баш директоры Рифат Үтәшев, “Универсальный буровой сервис” җәмгыяте вышка-монтаж цехы начальнигы Илдар Вилданов һәм шәхси эшкуар Александр Шевченко ярдәм иткән. Ярмөхәмәттә сугышның бердәнбер тере шаһиты – 92 яшьлек Мөнир Гыйлаҗ улы Җәләев яши. Ул фронтка 17 яшендә киткән. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

***

Илчембәт авылында Билгесез солдат һәйкәле яңартылган. Ул 70нче еллар башында ук куелган булган. Еллар үтү белән бетон сын җимерелә башлаган. Һәйкәлне тергезү белән Райманнан скульптор Николай Тихонов шөгыльләнгән. Озак саклансын өчен ул яңартылган һәйкәлне бронзага буяган.

Риваль Канеев һәм

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: