Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 14:41

Сугыш чоры баласы

Химия Левченконың балачагы авыр сугыш елларына туры килә

Химия Левченконың балачагы авыр сугыш елларына туры килә


Химия Левченкога (кыз фамилиясе Бәширова) – 89 яшь. Аның алты оныгы һәм 13 онык баласы бар. Алар өчен җанын бирергә әзер ул. Оныклары да ягымлы, хәстәрлекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузган һәм назы, кайнар чәе һәм тәмле ризыклары белән каршы алган әбиләрен өзелеп ярата. Бала-чага аның алар яшендә сугыш чорында нинди авырлыклар кичерүен күз алдына да китерә алмый.

–1937 елда әтием репрессиягә эләкте. «Башторг» базасы мөдире иде ул, – ди Химия Рөстәмбәк кызы. – Мәктәптә татар теле укыткан әниемне, халык дошманы хатыны дип, эштән кудылар. Мине һәм туганымны ач тотмас өчен ул үзенең кул эшләрен, тукыма сата яисә ризыкка алыштыра иде. Бөтенләй түзәр әмәл калмагач, балаларын һәм үзен дә лагерьга алсыннар дигән үтенеч белән прокуратурага бара. Шуннан соң гына колхозда эшли башлый.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: