Әнием яклап бабам Ихсан Галләм улы Галләмов 1901 елда Тукмак-Каран авылында туган. Колхозда мал караучы булып эшләгән. Гаилә корган, өч кызы буй җитеп килгән. Фашистларга каршы сугыш башлангач, фронтка киткән. Артиллерия бүлеге исәбендә алышкан. Кулы яралангач, аны кайтарып җибәргәннәр. Әмма өендә озак торалмаган. 1942 елда үз бүлегенә кире киткән. Батырларча сугышкан, бу хакта аның Кызыл Йолдыз ордены бәян итә. Гаилә архивында бабамның документлары һәм бердәнбер фотосы сакланган.