Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 14:58

Разетдин Александрга әверелгән

Туймазылы Белоруссиядә партизаннар отряды исәбендә сугышкан

Туймазылы Белоруссиядә партизаннар отряды исәбендә сугышкан


Разетдин Инсафетдин улы Инсафетдинов – Собханкул авылыннан. Биш яшьли әтисеннән кала – ул Беренче дөнья сугышында һәлак була. Разетдин мәктәпне, Түбән Троицкий постау комбинаты карамагындагы фабрика-завод училищесын тәмамлый. 30нчы еллар ахырында Япрык авылы мәктәбендә эшли. 1940 елның февралендә Разетдинны армиягә алалар. Полк мәктәбен тәмамлагач, 112нче атучылар дивизиясендә хезмәт итә, бүлекчә командиры була.

Аннары аны бер төркем сугышчылар белән Белоруссиягә озаталар, анда партизаннар отряды оеша. Аны Александр Иванович яки гади генә итеп Саша дип йөртәләр. Фамилиясе – Мелехов.

Сугышның башыннан ахырына кадәр Псков өлкәсендә партизан була – башта Котовский ис. отряд комиссары, аннары Рокоссовский ис. партизаннар бригадасы штабы командиры ярдәмчесе.

I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң бер дәвер Белоруссиядә эшләгән. 1946 елда туган якларына кайткан. Октябрьскийда яшәгән, шәһәр-район мәгариф бүлеге мөдире, мәктәп директоры булган.

Сугышчан иптәшләренең каны белән сугарылган җиргә баш ию өчен Белоруссиягә балаларын алып барган.
Читайте нас: