Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 15:03

Портреттагы йөз

6нчы мәктәптә 9 Майга багышланган фотобәйге үтте

6нчы мәктәптә 9 Майга багышланган фотобәйге үтте


1945 елның мае еллар төпкелендә кала бара, яугирләр – ул каһәрле сугышның тере шаһитлары да көннән-көн кими. Әмма ветераннарның оныклары үзләренең данлыклы бабалары истәлеген мәңгеләштерергә тырыша, кайчандыр каһарманнар авызыннан ишеткән хатирәләр белән уртаклаша. Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар, батырлык дәресләре, инша һәм сурәт бәйгеләре үтте. 6нчы мәктәптә фотобәйге оештырылды.

Иң яшь катнашучы – беренче сыйныфка барачак Тамерлан Нуркаев. Сурәттә ул дәү әбисе – тыл эшчәне Тамара Николаевна Крулькина белән. Сугыш башланганда аңа 10 гына яшь була. Курчаклы уйнар чагында кыз өлкәннәр белән беррәттән фермада эшли, оек һәм өч бармаклы бияләйләр бәйли, янчык тегә. Күптән түгел аңа 87 яшь тулган.

9нчы сыйныф укучысы Софья Сенаторова-ның гаиләсе дәү бабасы Евгений Павлович Ежовның медальләрен һәм шәхси документларын кадерләп саклый. Ул 3нче мәктәптә укыган һәм 18 яшендә үз теләге белән сугышка киткән. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, өлкән сержант Ежов Байкал аръягы фронты исәбендә Япониягә каршы хәрби гамәлләрдә катнашкан.

6нчы сыйныф укучысы Ульяна Гладкова һәм аның энесе – 2нче сыйныф укучысы Павел дәү бабалары Иван Павлович Ежовны исән чагында күреп кала алган. Ул алты ел элек дөнья куйган. Бабаларына 85 яшь булган. Дәһшәтле сугыш турында күп сөйләргә өлгерә алмаса да, балалар бераз мәгълүмат ишеткән. Иван Павлович Ватан сагына 17 яшьтә баскан. Хезмәттәшләре белән Германиягә китеп барганда поездларын шартлатканнар. Ежов каты яраланган. Госпитальдән соң Иван Павлович данлыклы полководец Константин Рокоссовский кул астында хезмәт иткән.

6нчы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысы Диана Иванова “Үлемсез полк” хәрәкәтенә әзерләнә. Туганнары белән бергә ул өч портрет тотып барачак. Кызның дәү бабасы Гурий Константинович Тихонов һәм аның туганнары Андрей белән Пётр бу. Гурий Константинович сугышның тәүге көннәрендә үк фронтка эләгә. Бервакыт мөһим бурычны үтәгәндә, немец офицерын кулга ала, шуның өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Яралана, өенә әйләнеп кайта. Ике туганы да һәлак була.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: