Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 19:36

«Пекарня төбендә икмәк исен иснәп басып тора идек...»

Кешеләр дошманның тар-мар ителәчәгенә ышанган, шуңа күрә авыр сынауларны җиңеп чыккан

Кешеләр дошманның тар-мар ителәчәгенә ышанган, шуңа күрә авыр сынауларны җиңеп чыккан


Туймазы шәһәрендә 90 яшьлек Җәмил Гарәфетдин улы Хәсәнов гомер кичерә. Җәмил абыйның әти-әнисе – ун балалы Фәхриҗиһан белән Гарәфетдинне кулак дип, сөргенгә озаталар. Андагы шартларга чыдый алмый, кача алар. Ул вакытта качакларны бик нык эзлиләр, ләкин эзәрлекләү озакламый туктатыла, алар туган авылына кайтып төпләнә.

Сугыш башлана. Җәмил авылдашларын фронтка озату өчен Туймазы вокзалына ничә тапкыр баруын да хәтерләми хәтта! Өч абыйсының берсе дә әйләнеп кайтмый.

­ – Без, үсмерләр, иртәнге өчләргә кадәр сабан сөрәбез, кибән коябыз, – дип сөйли Җәмил абый. – Ачлыктан да куркыныч нәрсә юк! Камчы белән ярганнан да көчлерәк җәзадыр ул. Эшләгән кешегә колхоз көненә бер тапкыр умачлы аш пешереп ашата. Туймазыга барсак, пекарня төбендә басып тора идек. Икмәк исен иснәсәң дә беразга күңел була. Ил өстенә ачы кайгы өерелеп килсә дә, сугыш башыннан ук халык “җиңелмибез” дип ышанып яшәде. Шушы ышаныч ярдәм иткәндер дә инде.

Әлфия Шәйхлисламова
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: