Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 19:25

Оныкларын әбисе коткара

Ул тапкырлык күрсәтмәсә, балаларны Германиягә озатырга тиеш булалар

Ул тапкырлык күрсәтмәсә, балаларны Германиягә озатырга тиеш булалар


10941елда дәү әбием Валентина Петровна Павлоцкаяның туган Хотень бистәсен (Сумск өлкәсе) немецлар басып ала.

10 яшьлек Валя белән аның 14 яшьлек абыйсы Пётрны чак Германиягә озатмый калалар. Әмма үсмерләрне дәү әбиемнең әбисе коткара. Ул кыю һәм тапкыр карчык була. Немецлар килер алдыннан гына Петяның муенына кысып яулык бәйли. Малай буыла башлый. Немецлар килеп кергәч, ул оныгының тиф белән авыруын әйтә. Алар бу авырудан бик курка. Өйдән очып дигәндәй чыгалар да, капкага: “Тиф!” – дип язып китәләр.

Көз көне бистә халкын бер колоннага җыялар (үзләре белән кирәк-ярак кына алырга өлгерәләр) һәм ашатмыйча, ял иттермичә күрше авылга куалар.

Бик озак атлыйлар. Хәле бетеп ауганнарны шундук атып үтерәләр. Ике атнадан соң фашистлар карамагында авылга барып җитәләр. Аларны йорт саен урнаштыралар. Дәү әбием эләккән йортта олы яшьтәге ялгыз хатын яши. Ул йортына кергән 10 кешене дә ашата. Һәм аларны яшерергә карар итә (немецлар халыкның санын алмый).

Ике гаилә язга кадәр шушы карчыкта яши. Аннары өйләренә кайтырга җыеналар. Юл уңаенда бер авылда ишле гаилә яшәгән йортта тукталалар. Ике ай шунда яшиләр. Аннары янә юлга кузгалалар.

Дәү әбиемнең әнисе балалары белән өенә өч ай буе кайта. Һәм могҗиза! Сыер ияртеп һәм бер капчык тары белән кайтып керә.

Өйләренә кайткач, котлары оча: бакча тулы танкларга каршы миналар, йортларына бомба төшкән...

Йортларын тергезергә совет солдатлары ярдәм итә. Алар кысалар куя, түбәсен салам белән яба. Дәү әбиемнең әтисе фронттан 45нче елның ахырында кайта.

Сугыштан соң Валентина Петровна яшь очучы Алексей Павлоцкийны очрата, ул аны 1954 елда Туймазыга алып килә.

Валентина һәрвакыт табиб булырга хыяллана. Бер еллык медицина курсларын тәмамлый, аннары Свердловск медицина техникумында белем ала. Туймазы геофизика җиһазлары заводына урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Завод эшчәннәре аны осталыгы, игелеклелеге өчен ихтирам итә, җитәкчеләре тырышлыгы өчен гел мактап тора.

Ире белән кимендә 50 ел бергә яши алар. Өч кызга гомер бирәләр.

Дарья ОЛЬДЕНБУРГ, педагогия колледжы студенты.


Читайте нас: