Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 14:51

“Мин таптым сине, бабакай!”

Ике ел элек Ринат Нәбиев сугыш елларында Белоруссия биләмәсендә һәлак булган туганының каберен тапкан

Ике ел элек Ринат Нәбиев сугыш елларында Белоруссия биләмәсендә һәлак булган туганының каберен тапкан


Ринат Рим улы пенсиягә озак еллар җитәкче булып эшләгән «Башкирнефтепродукт» җәмгыятеннән чыга. Хаклы ялда көтмәгәндә иҗат белән мавыгып китә – шырпыдан картиналар «яза». Аның эшләре мәхәббәт һәм аһәңлелек белән сугарылган. Әмма бер эше дистәләгән башкасыннан аерылып тора – анда горур, мәгърур, әмма ялгыз аккош сурәтләнгән. Бу картинаның тарихы кеше ышанмаслык, серле бер вакыйгага барып тоташа.

Ринат Рим улының әнисе яклап бабасы – Җәмгытдин Бәдретдин улы Бәдретдинов сугыш кырларында башын салган. Әтисе яклап бабасы Гыйльмелбаян Латыйп улы Нәбиев хәбәрсез югалган. Аларның нинди шартларда һәлак булуын, кайда җирләнүен беркем дә белми.

Нәбиев бабаларының хәрби юлын җентеклерәк өйрәнергә тели, әмма алар турында нәрсә дә булса хәтергә төшерә алган туганнары калмый. Гаилә архивы да, фотосурәтләр дә сакланмый.

Пенсиягә чыккач Ринат Рим улы нәсел шәҗәрәсе белән кызыксына башлый. Оныклары белән Бакалы районының Яңа Катай авылына бара, чөнки ике бабасы да шунда туып үскән. Сугышта катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында була. Анда Җ.Б. Бәдретдинов һәм Г.Л. Нәбиевның исемнәре уеп язылган.

– Ул көнне агач башларында, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып, саесканнар очты. Безгә, исәннәргә нәрсәдер әйтергә теләгән солдатларның җан авазы булып тоелды бу миңа, – дип хәтерли Нәбиев. – Шунда мин һичшиксез Җәмгытдин бабамның каберен табарга карар иттем. Аның 1944 елда Белоруссиядә һәлак булуын белә идем.

Ринат Рим улы кичләрен интернеттан Җәмгытдин Бәдретдинов турында мәгълүмат эзли. Ниһаять, айлар дәвамында эзләнү нәтиҗәсендә Беларусь Республикасының хәрбиләр каберлегенә тап була ул. Анда бабасының һәлак булган төгәл көне һәм җирләнгән урыны күрсәтелгән хәтта: “25.06.44 ел, Витебск өлкәсе Сенно районы Косино авылы. 1956 елда шушы ук районның Богушев авыл советы Лучезарная авылына күчереп, 2395нче туганнар каберлегендә җирләнгән”. Мәрмәр тактага фамилияләр уеп язылган обелиск фотосы да бар.

2016 елның июлендә Ринат Рим улы Беларусь Республикасына юл тота. Туганнар каберлеген эзләп таба.

– Ул зур Серокоротня күле янындагы борынгы белорус авылы читендә урнашкан, – дип хәтерли Нәбиев. – Мин тын гына туганнар каберлегендә басып тордым, анда 16 солдат җирләнгән. Мәрмәр тактадагы еллар тузаны каплаган газиз фамилиягә күз яшьләрем тамды. “Кичер мине, бабам. Мин сине күптән табарга тиеш идем”, – дип кенә әйтә алдым.

Ринат Рим улы бабасының соңгы минутларын – аягы өзелеп, канга батып, ярдәм көтеп ятуын күз алдына китерә. Бу хакта балачакта сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан авылдашы һәм полкташы сүзләре буенча әбисе сөйли иде аңа.

Кинәт су чайпалып куя. Күтәрелеп караса, үз күзенә үзе ышанмый: күлдә, яр буенда гына аккош йөзеп йөри. Чып-чын аккош! Аның картинасындагы кебек. Ап-ак һәм ялгыз. Чит кешедән бөтенләй шөрләми ул, әйтерсең, газиз кешесе. Бабасы белән оныгы шулай очраша.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: