Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 18:18

Өметсезлеккә бирелмиләр

Инвалидлык төркеменә караган кандралылар җәйне ашкынып көтә. ГТО тапшырачаклар!

Инвалидлык төркеменә караган кандралылар җәйне ашкынып көтә. ГТО тапшырачаклар!



Кандра авылының спортчы инвалидлар командасы бер генә спорт чарасыннан да читтә калмый. Бу – Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте Башкортстан төбәк берләшмәсенең Кандра оешмасы рәисе Зөфәр Садыйковның катгый күрсәтмәсе. Авыр атлетика, шахмат, теннис, дартс, бильярд, сәяхәтләр, балык тоту ярышларында җиңүгә омтылган бу тынгысыз, көр күңелле, булдыклы кешеләрне сез һичшиксез күрә аласыз.


«Катгый» күрсәтмә

Кандра инвалидлар оешмасы әгъзалары искиткеч җитез. Илеш районына сабан туена чакырдылармы? Киттек! Яңавыл районына Физкультурачылар көненә? Шундук транспорт эзләргә керешәләр, кемдер үз автомобилендә барырга теләк белдерә. Күпме барасы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – катнашу һәм шатлык кичерү.

Ирина Закирова, Альбина Госманова, Гүзәлия Шәрәфетдинова, Эльвира Решеткина, Гөлназ Фазлытдинова, Сергей Арефьев, Валентина Мөхәмәтҗанова, Бирүзә Садыйкова, Эльвина Пензина, Ринат Мәмлиев, Айдар Сәетгәрәев – спорт ярышларында даими катнашучылар. Кандралылар дартс буенча республика ярышларында беренче урын яулаган, сәяхәтчеләр җыенында юнәлеш билгеләү буенча да җиңүче булган. Эльвир Исламов хәтта сәяхәтчеләрнең республика җыелма командасы әгъзалары исәбенә эләккән! Русия ярышларында катнашкан – анда спортчылар Русиянең 14 шәһәреннән җыелган, шул исәптән, Кырымнан да килгән. «Бронза» алганнар. Узган ел нәтиҗәләре буенча Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте Башкортстан төбәк берләшмәсенең 31 район оешмасы арасында кандралылар өченче урынлы булган.

Спортта җиңүләр яуларга теннис һәм авыр атлетика тренеры Фәнил Хәйртдинов һәм, әлбәттә, Азат Сәетборһанов бик нык ярдәм итә (ул аларга «Чемпион» бильярд клубында шөгыльләнү мөмкинлеге тәэмин итә).

Ләкин спорт – кандралыларның коры максаты һәм тормыштагы бердәнбер шөгыле түгел. Аларның һәрберсенең үз юнәлеше бар. Мәсәлән, Айдар Сәетгәрәевның агачны көйдерү ысулы белән язылган картиналары Мәскәүдә күргәзмәдә булган, алты әсәре шәхси күргәзмәләрдә саклана. Сәләт иясе тарафыннан иҗат ителгән Высоцкий портреты Кандрадагы инвалидлар җәмгыяте стенасына эленгән. Хас тере инде!

Венера ӘШИРОВА.

(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: