Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 15:26

Җиребез – шанлы сугыш шаһиты

Республика эзтабарлар отряды әгъзалары ике атна экспедициядә булды

Күптән түгел беренче төбәкара “Казачья слава Дона” хәтер вахтасы төгәлләнде. Ул Ростов өлкәсе Облив районы биләмәсендә үтте.

Башкортстан җыелма командасының нигезен Туймазы үсмерләре – Хәтмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе вәкилләре тәшкил итте. Уфа һәм Октябрьский егет һәм кызлары да булды анда.

– Облив районы биләмәсендәге Сталинград сугышында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе катнашкан. Архив мәгълүматлары буенча, ул һөҗүм иткән урында берничә көндә генә авиация уты астында 1500ләп кеше һәлак булган, – диде Х.А. Солтанов ис. эзтабарлар отряды командиры Риваль Канеев. – Без яу кырында башын салган яугирләрне кулдан килгәнчә күбрәк табарга тырыштык. Ике атнада корылышы буенча катлаулы төбәкне тикшерә алдык. Кызганычка, башкорт атлылары һәлак булган җирләрнең бер өлеше хәзер сак астындагы төбәктә урнашкан һәм анда казыну эшләре алып бару тыела.

Шуңа карамастан, җыелма отряд тарафыннан 38 кызылармияче җәсәде һәм байтак ядкәр табылды. Шул исәптән – каска, котелок, “Гвардия” түш билгесе. Барлык табылдыклар районыбызның туган якны өйрәнү һәм мәктәп музейларына тапшырылачак.

– Быелгы вахта шунысы белән дә үзенчәлекле, Туймазыдан Эльмира Хәйруллина үтенече буенча без аның хәбәрсез югалган бабасы – Сталинград сугышында катнашкан кызылармияче Салихҗан Сабирҗанов язмышы турында белдек. Аның Ростов өлкәсендә ярчыклардан җәрәхәтләнеп һәлак булуын һәм Облив станицасында җирләнүен ачыкладык, – дип дәвам итә Канеев. – Былтыр Таганрог эзтабарлары тарафыннан табылган 1898 елгы сержант Николай Кузнецов җәсәден алып кайттык. Ул солдатның оныгының кызы яшәгән Уфа районы Дорогино авылында җирләнәчәк.

9 май алдыннан Смоленскидагы “хезмәт-тәшләребез”дән хәбәр килде. Алар фронтка Әгертамак авылыннан чакырылган һәм 1942 елда һәлак булган Сәгъдәтгәрәй Шәфыйков җәсәден һәм аның шәхси әйберләрен тапкан. Бу хакта туганнарына хәбәр ителгән инде. Шушы көннәрдә якташыбыз тантаналы шартларда җир куенына тапшырылачак.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: