Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 19:07

Герой-шәһәрдәге очрашу

Хезмәт ветераннары Волгоградта булып кайтты

Хезмәт ветераннары Волгоградта булып кайтты


1942 елның август-октябрендә Туймазы җирендә 300нче атучылар дивизиясе оеша. Башкортстанның өч меңләп ул һәм кызы, шул исәптән Кандра һәм Туймазы районнарыннан 173 кеше шушы берләшмә исәбенә керә. Сталинград алышында дан яулап, соңрак ул 87нче гвардия атучылар Перекоп Суворов орденлы Кызыл Байраклы дивизиягә үзгәртелә.

Май башында бер төркем туймазылы кайчандыр шушы дивизиянең бүлекләре урнашкан Волгоград һәм Волжский шәһәрләрендә булды. 1942 елның 31 октябренә каршы төндә хәзерге гидроэлектростанция төбәгендәге Латошинка авылы янында аның десанты төшә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, сугышчылар гитлерчыларның планнарын боза: дошман 14нче танк корпусын Иделнең көнчыгыш ярына озатырга тиеш була. Аларның батырлыгы ярдәмендә яуланган үр саклап калына, нефть эшкәртү заводларын Баку нефте белән өзлексез тәэмин итүне дәвам итү өчен мөһим үзәк үзебезнекеләрдә кала.

вамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: