Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2018, 15:18

Блиндаждагы алыш

Өлкән сержант, Суворов орденлы Кызыл Байраклы 497нче Киев миномёт полкы 2нче дивизиянең разведка бүлекчәсе командиры, фин һәм полякларга каршы сугышларда катнашкан.

Әтием Шәмсел Арслан улы Әхмәдиев 1916 елда Кандракүл авылында крестьян гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган (тик дүрт сыйныф кына тәмамлаган), колхозда эшләгән. Сугыш алдыннан гына өйләнгән, 1937 елда исә аны армиягә алганнар.


Өлкән сержант, Суворов орденлы Кызыл Байраклы 497нче Киев миномёт полкы 2нче дивизиянең разведка бүлекчәсе командиры, фин һәм полякларга каршы сугышларда катнашкан. I, II һәм III дәрәҗә Ватан сугышы, II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Бүләкләү кәгазеннән:

“Коростень шәһәрен азат итү буенча һөҗүмгә әзерләнгәндә иптәш Әхмәдиев үзенең күзәтү үзәгеннән дошманның 7 артиллерия һәм 3 миномёт батареясын, танкка каршы атучы 4 пушкасын, 15 танк һәм кул пулемётын, 6 ДЗОТын эзләп тапкан. Дошманның алгы сызыгын өзгәндә барлык бу нокталар юк ителде яисә дивизия утына тотылды.

Новоград-Волынский шәһәрен азат иткәндә Әхмәдиев дошманның каты контрһөҗүмен кире какканда өч тапкыр дивизия утына төзәтмәләр керткән һәм 20 солдат һәм офицерны, өч пулемёт һәм 10лап арбаны тар-мар иткән. Сугышта күрсәткән осталыгы һәм шәхси батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

1945 елның апрелендә әти Прага янында разведкада булган. Атышканда яраланган, әмма бурычын үтәгән – “тел” алган һәм аны команда пунктына тапшырган. Аннары гына госпитальгә киткән, анда ярты ел дәваланган. Өйгә кайткач туган авылында амбар мөдире булган, төрле эштә йөргән. Аксаган, әмма таяксыз хәрәкәтләнгән.

Төнлә ат көткәндә яисә печәнгә барганда мин аннан сугыш турында сөйләвен үтенә идем. Ул мине кочаклап, чәчләремнән сыйпый һәм: “Анда куркыныч иде, улым. Ул иттарткычтан барысының да исән чыгасы килде...” – ди иде.

Бервакыт немец блиндажында булган бер очракны искә төшерде ул. Әтием баһадир гәүдәле кеше иде. Разведчиклар төркеме белән “тел” артыннан киткән ул. Солдатлар сакчыны алган, әмма әтием блиндажга барып кергәч, арттан бер немец ташланган аңа. Әтием уң кулы белән автоматын тоткан, сулы белән немецны буган. Шулкадәр көчле итеп кыскан ки, хәтта үңәчен сындырган. Менә шундый батыр булган ул!

Тыйнак, намуслы, көчле рухлы кеше иде. Әнием белән җиде бала тәрбияләгән алар. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Кызганыч, бу тормыштан бик иртә китте – аңа 55 яшь тә юк иде. Йөрәге чыдамады. Бераз үпкәсе дә бар иде. Иске хәрби билетында аның барлык бүләкләре, аларның номерлары, тапшыру вакыты күрсәтелгән. 1963 елда бирелгән яңа хәрби билетында исә Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары гына кертелгән. Әмма оешмалар буйлап йөреп, башка бүләкләре дә булуын исбатлауны кирәк дип тапмады ул. Бервакыт бер кеше килеп, ике Дан орденын алып китте – музейга дип. Ул аларны башкача күрмәде. Бу юлы да гаделлек эзләмәде.

Туймазы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткәч, аның хәтта исәп карточкасы да булмау ачыкланды. Әтинең сугышта булуын исбат итәр өчен без Мәскәүгә, хәрби архивка мөрәҗәгать иттек. Аннан Шәмсел Арслан улының фронтта булуын раслаган хат килде...

Винер ӘХМӘДИЕВ


Читайте нас: