Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 Май 2018, 12:51

«Бурычлы без сезгә, ветераннар!»

“Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте коллективы сугыш яугирләрен Җиңү көне белән котлады

“Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте коллективы сугыш яугирләрен Җиңү көне белән котлады



Хезмәт коллективының бердәмлеген аеруча ачык тою мөмкинлеге биргән эшләр була. Хәйрия ярдәме – шул исәптә. Бигрәк тә, эш Бөек Ватан сугышы ветераннарына кагылса, алар алдында һәркайсыбыз гомерлек бурычлы.

Шушы көннәрдә торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясенең бүлек һәм тармаклары хезмәткәрләре предприятие карамагындагы күпфатирлы йортларда яшәүче 21 сугыш яугире белән очрашты. Алар ветераннарны якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән котлады, һәркайсына торак-үткәргечләр хезмәтләренә түләү өчен 2 мең сумлык сертификат һәм күчтәнәчләр тапшырды. Ветераннар мондый игътибарга чиксез сөенде.

– Безнең хакка тыныч күк йөзен яулаган, илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән кешеләр өчен без башкарасы эшләрнең бик азы гына әле бу, – диде “Торак-үткәргечләр хуҗалыгы идарәче компаниясе” җәмгыяте җитәкчесе Раил Гафаров. – Аларга туганнарының, якыннарының җан җылысын тоеп, бәхетле гомер кичерүләрен телибез.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: