Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2018, 15:53

Мәскәүгә театрга ашыгам

Дүрт ел элек якташыбыз беренче тапкыр башкала театрында була. Һәм шул көннән башлап, гомерен сәнгатьсез күз алдына да китерә алмый

Дүрт ел элек якташыбыз беренче тапкыр башкала театрында була. Һәм шул көннән башлап, гомерен сәнгатьсез күз алдына да китерә алмый


“Ишеттегезме – киләсе атнада Ермолова ис. театрда “Утиная охота”ны куялар икән?” “Шул да булган... Мин күптән түгел “Современник”та “Осенняя соната”да булдым. Менә ичмасам әсәр! Карарга киңәш итәм”. Төпкелдә яшәүчеләрнең күбесе өчен мондый әңгәмә – буй җитмәслек хыял. Аларның башкала сәхнәләрендә булган спектакльләргә фәкать хәлле кешеләр генә баралганына иманы камил. Әмма бу алай түгел: Мәскәүнең танылган театрларында булу өчен өч-дүрт мең сум акча җитә. Һәм бу самолётта очуны да исәпкә алып.

Туймазылы Вадим Лобанов (фотода) озак еллар су тәэминаты һәм канализация системалары кору белән шөгыльләнә. Дүрт ел элек исә күпләр, шул исәптән үзе өчен көтмәгәндә театр белән мавыгып китә. Эш болай була.

– 2014 елда Санкт-Петербургка барып чыктым, шәһәр буйлап йөреп кайтырга уйладым, – ди ул. – Борынгы бина баскычында бер ирне очраттым, аның йөзе таныш тоелды миңа. Кылт итеп искә төште – бу бит танылган актёр! Бактисәң, мин Васильевскийдагы театр яныннан үтеп барам икән. Эчкә үттем, кассир белән сөйләшеп киттем. Ул Василий Шукшин әсәрләре буенча “Охота жить” спектаклен карарга киңәш итте. Буш вакытым күп, беренче рәткә билет та арзан – нибары бер мең сум иде. Күңеллерәк булсын өчен апаемны да иярттем.

Ул миннән: “Керфек тә какмыйча, авызыңны ябарга онытып утырдың”, – дип көлде. Сәхнәдә барган вакыйгалар чыннан да таң калдырды мине. Өстәвенә, спектакль үзенчәлекле иде. Бервакыт артистлар эчемлек һәм ризык белән тулы өстәлне беренче рәткә күчерде һәм без көтмәгәндә табын артында калдык. Спектакль дәвам итте. Янәшәмдә танылган актриса Ольга Дроздова («Бандитский Петербург» сериалында уйный) урын алды, роле буенча ул миңа тырышып чәй ясый башлады. Каршымда “Морские дьволы”дан Батя – Олег Чернов утырды.

Икенче көнне инде мин, әзерләнеп, “Выборгский” мәдәният сараена башка спектакльгә киттем. Анда “Улицы разбитых фонарей” фильмындагы “мент”лар – Андрей Федорцов, Юрий Кузнецов һ.б. уйнады.

Шулай башланып китте. Бераздан мин Мәскәү театрларына даими йөри башладым. Билетларны махсус сәхифәләр (кассир.ру, афиша.ру, билетнабис.ру) аша алу уңайлырак икәнен ачыкладым. Аларны бер ай, һич тә булмаса, спектакльгә ике атна кала алдан сатып алу яхшырак. Түләү интернет аша башкарыла, аннары сезнең электрон почтага билет килә. Аны бастырып алып, контролёрга күрсәтү зарур.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: