Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2018, 15:59

Китаплар иленә «һөҗүм» иткәннәр

250ләп туймазылы «бер төнен» үзәк китапханәдә үткәргән

250ләп туймазылы «бер төнен» үзәк китапханәдә үткәргән


Туймазы җиденче тапкыр Бөтенрусия “Библионочь” чарасында катнашты. Быел ул үзәк китапханәдә, үзәк балалар-үсмерләр китапханәсендә һәм шәһәрнең 4нче китапханәсендә үтте. Моннан тыш, Туймазы библиобусы махсус “Библиофара” проекты белән Югары Бишендегә барып кайтты.

Үзәк китапханәдә кунакларны каршы алырга җентекләп әзерләнгәннәр. Аларны өстәл-китап күргәзмәләре көтә иде.

Медицина колледжының ирекле ярдәмче-студентлары беренче ярдәм күрсәтү дәресе тәкъдим итте. Ирле-хатынлы Ольга һәм Дмитрий Чежиннар (“Энерджи” иҗат студиясе) кечкенә “укулеле” гитарасында уйнап күрсәтте. Төбәгебезнең кул эше осталары брелок, магнит, бармакча-уенчыклар ясарга өйрәтте.

Кунакларга чак урын җиткерә алдылар – бу кадәр халык булыр дип уйламаганнар иде. Чара Иван Тургеневның “Муму” әсәре буенча театрлаштырылган күренешләрдән башланды. Китапханә хезмәткәрләре барысы да уңган-булган, әмма исерек итекче Капитон булып уйнаган мәгълүмат-библиография бүлекчәсе мөдире Әлфия Җамалетдиновага тиңнәр юк иде.

Менә 20 ел инде татар драма театры сәхнәсен бизәгән республиканың атказанган артисты Алик Җәйләловның чыгышы һәрвакыттагыча искиткеч булды. Ул бала чагында Чокадытамактагы йортларында ызба-уку залы урнашуын искә алып китте. Һәм: “Китап уку файдалы. Китап сезгә акыллырак, зиһенлерәк, игелеклерәк булырга ярдәм итә...” – дип киңәш итте. Яшьләр аның пантомима чыгышыннан мөкиббән китте. Артист, яшьлеген искә төшереп, брейк-данс алымнарын күрсәткәч, алкышлардан түшәм ишелеп төшә дип курыктык хәтта. Фокусчы Марат Миңнеәхмәтов чыгышы (астагы фотода) барысын да әсир итте. Каяндыр пәйда булган куян ошады балаларга.

Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: