Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2018, 15:49

Бүләк тә алды, көнүзәк мәсьәләне дә кузгатты

Зинаида Страбыкина – апрельдә һәм июньнең беренче ике атнасында үтәчәк “Атна саен бүләк” чарасының чираттагы җиңүчесе.

Зинаида Страбыкина – апрельдә һәм июньнең беренче ике атнасында үтәчәк “Атна саен бүләк” чарасының чираттагы җиңүчесе
Бүләк иясе (аңа стена сәгате тапшырылды) Туймазыда 63 ел яши. Һәм аның гаиләсе шушы дәвердә бер тапкыр да төбәк гәзитенә язылмый калмаган.

Зинаида Константиновна форсаттан файдаланып: “35 ел Лысенков урамында яшим. Ике бала үстердек, алты оныгым бар, озакламый дәү әби булам, урамыбызда исә асфальтның әсәре дә юк. Аның каравы, Карманов, Щербаков, Төньяк, Тынычлык урамнарында яшәүче күршеләребез мәдәни кешеләр кебек яши – асфальт буйлап йөри. Бездә исә ерып чыгалмаслык баткак. Балалар велосипедта җилдерә алмый. Итек киеп кенә йөрибез.

Урам халкы берничә тапкыр шәһәр хакимиятенә фотографияле, имзалы хат җибәрде (былтыр бу дәгъваны күршем илтте). Барлык хатларны да теркәгәннәр, әмма без җавап алалмадык. Безнең хакта язсагыз иде. Бәлки, хәл уңай якка үзгәрер”, – диде.

Без хатны район Хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегенә җибәрдек. Һәм гәзит укучыбыз белән бергәләп җавап көтәбез.

Венера ӘШИРОВА.

Читайте нас: