Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2018, 12:33

«Самурай»лар алышы

Якшәмбе көнне «Олимпиец»та грэпплинг буенча БРның көнбатыш округы чемпионаты һәм беренчелеге үтте

Якшәмбе көнне «Олимпиец»та грэпплинг буенча БРның көнбатыш округы чемпионаты һәм беренчелеге үтте
Грэпплинг көрәшнең берничә төре – дзюдо, джиу-джитсу, самбо, ирекле көрәш техника-алымнарын берләштерә. Бу акыл көрәше, аны кайвакыт “келәмдәге шахмат” дип атыйлар.

Туймазының «Самурай» клубы тренеры Андрей Черных сүзләренә караганда, төрле яшьтәге спортчылар турнирлары төрле алышлар карау һәм шул рәвешле үзеңнең техникаңны һәм ихтыяр көчен камилләштерү мөмкинлеге бирә.

Бу юлы көч һәм җитезлектә Уфа, Баулы, Октябрьскийдан һәм Әбҗәлил районыннан 180 спортчы алышты.

Безнең район данын Туймазының һәм Кандраның “Самурай” клублары тәрбияләнүчеләре яклады, алар 18 “алтын”, 23 “көмеш”, 20 “бронза” яулады. Командалар арасында 4-11 яшьлек, кимендә 12 яшьлек Туймазы “самурайлары” үз төркемнәрендә, шул тәртиптә, беренче һәм икенче урыннар яулады. Кандра спортчылары кимендә 12 яшьлекләр төркемендә, бронзага ия булды.

Медаль һәм грамоталардан кала, уңышлы чыгыш ясаучылар яхшы техника, яхшы алыш, матур чөю, җиңүгә омтылыш, берничә уңышлы алым куллану бүлекләрендә химаячылар бүләкләренә лаек булды.


Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: