Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2018, 12:32

Тина Канделаки белән зарядкага басабыз

Медицина университеты студенты бөтенрусия ирекле ярдәмчеләр җыенына барган

Медицина университеты студенты бөтенрусия ирекле ярдәмчеләр җыенына барган


Гадилә Галләмова балачактан ук, курчакларга төрле авырулардан уколлар ясап, бөтен кешелекне коткарачагына инанган. Гадиләнең 6нчы сыйныфта ук Башкортстан медицина университетының дәвалау факультетына керергә карар итүе һич гаҗәп түгел. Югары уку йортында өч ел уку дәверендә кызның булачак һөнәре турында фикере үзгәрмәгән. Хәзер кешеләргә генә түгел, хайваннарга да ярдәм итә ул.

Гадилә икенче курста укыганда ирекле ярдәмче булып китә. Башта Уфа хастаханәләрендә курсташлары белән балалар һәм каты авыруга дучар өлкәннәр арасында концертлар үткәрә, хәзер медицина университетының ирекле ярдәмчеләр үзәге җитәкчеләренең берсе. Йортсыз хайваннарга ярдәм итү проектын җитәкли ул.

– Шәфкатьлелек һәм рәхимлелек хисен балачактан тәрбияләргә кирәк. Әти-әнисе баласы алдында иясез маэмайны ашата икән, бу бәләкәй кеше явыз булып үсә алмый, – дип фикер йөртә студент кыз. – Без дә уфалылар белән “Игелек” приютына ярдәм итәргә карар иттек. Анда хайваннар язмышына битараф булмаган кешеләр акчасына 500ләп маэмай асрала. Интернетта “Бир тәпиеңне, дустым” проекты өчен ирекле ярдәмчеләр туплау турында өндәмә белән чыктык. Кимендә 100 кеше җавап бирде безгә. Алар белән бергәләп маэмайлар өчен медикаментлар һәм ярты тонна азык җыя алдык. Тупланган бар әйберне приютка илттек. Маэмайларның рәхмәтле күзләрен күрсәгез иде сез! Аларга карап, тамакка төер утырды. Апрель азагында бу чараны янә үткәрмәкчебез.

Студентларны ирекле ярдәм, хәйрия чаралары һәм проектларының асылына төшендерү өчен Гадилә аларны видеога төшерә һәм үзенең аккаунтларына сала. Шуңа да быел март аенда Гадиләне бөтенрусия “Русия – киң мөмкинлекләр иле” җыенына вәкил итеп җибәрүләре гаҗәп түгел.

– “Игелек кылырга телим” проектын минем белән бергә БДПУ студенты Юлия Рябинчук (ул да Туймазыдан) тәкъдим итте, – ди булачак табиб. – Җыенда 6,5 мең кеше катнашты. Иҗатчылар, хәйрия ярдәме белән шөгыльләнүчеләр һәм ирекле ярдәмчеләр, кәсепчеләр, интернет-тәкъдим кертүчеләр бу. 35 мәйданчыкта үткән чараларда һәркем катнаша алды. Хакимият вәкилләре, кәсеп, сәнгать, кино, киң мәгълүмат чаралары, спорт өлкәсе экспертлары, космонавтлар, танылган блогерлар лекция һәм презентацияләр белән чыгыш ясады. Юлия белән без “Матч” телеканалының баш продюсеры Тина Канделаки алып барган зарядкага эләктек.

Җыенның иң югары ноктасы – Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу. Ул илебез өчен безнең һәркайсыбыз кадерле булуын билгеләде. Чөнки Ватаныбыз – Русиянең уңышы аерым кеше уңышларыннан төзелә.

Күптән түгел БДМУ студентлары, шул исәптән Гадилә, яңа “Helping hands” (“Ярдәм кулы”) проектына грант ярдәменә гариза тапшырган. Аның кысаларында чит ил студентлары-ирекле ярдәмчеләр ятим балаларны инглиз теленә өйрәтәчәк.

– Ирекле ярдәмче булу өчен бер генә нәрсә – теләк кирәк, – ди Гадилә. – Ирекле ярдәм юнәлешләре гаять күп төрле, безнең югары уку йортында гына алты. Һәркайсында чәмле, битараф булмаган, игелекле кешеләрне көтәләр. Егет яисә кызлар шушы сыйфатларның берсенә генә булса да ия икән, димәк, ул үз урынын табачак.


Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.



Читайте нас: