Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2018, 12:38

«Шәпски!..»

Туймазыда яшәүче ханым картлыкка бирешергә ашыкмый

Туймазыда яшәүче ханым картлыкка бирешергә ашыкмый


Ул көтмәгәндә килә. Шаярып, түбән иелеп сәламли һәм «Нихәл?» соравына һәрвакыт бер төрле җавап бирә: «Шәпски-и-и!»*

Аллаһ Венера Зарипованы төшенкелеккә бирелергә, зарланырга әзер торучылар үрнәк алсын өчен махсус яраткандыр, мөгаен. Җәмәгать бинасының кием элгечләре катында үзенең эш сменасын төгәлләп, өенә төн урталарында кайта. Андый чакларда башка кешеләр гадәттә нишли? Караватка барып җитеп, баш төртү турында хыяллана... Ә аның икенче сулышы ачыла – ул сумсалар пешерергә керешә. Һәм йокыга талган шәһәр өстенә искиткеч тәмле камыр ризыгы исе тарала.

Әйе, авыр аңа, язмыш аямый. Тик ул аңа һаман рәхмәт укый һәм күпсанлы дусларын бәйрәм табыны артына җыя. Яки, баскыч мәйданчыгы стенасының соры стенасына багып, бераз уйланып торгач, күршесен чакыра: «Әйдә чык әле, тирә-якны матурлыйбыз!» Нәтиҗәдә биш катлы гади йортның 5нче катында тәрәзә пәрдәләре, картиналар, тәрәзә төбендә гөлләр пәйда була.

Аеруча, аның күңел көрлеге таң калдыра. Күк белән җир тоташкан, сыйсыз көн. Ә ул, чатырын тотып, җырлый-җырлый атлый.

Гомер буе миләш, гөмбә, җиләк һәм башка табигать байлыклары җыя ул. Аның тарафыннан пешерелгән ризыклардан авыз итсә, атаклы ресторанчы Поль Бокюз аны мактап туялмас иде. Һәм Парижга чакырыр – тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итәр иде, мөгаен.

Аллаһның искиткеч гүзәл әсәре ул. Колагыма пышылдап, серен чиште: «Шатланып яшә!» Былтыр Венера Рим кызы 32 тапкыр чаңгыга баскан. Быел «үр»не югарырак билгеләгән һәм чаңгы шуу чорын 5 апрельдә тәмамлаган. Үзәк ял һәм мәдәният паркы белән чаңгы хуҗалыгы аны кыш көне көндез дә, кичкырын да – барлыгы 62 тапкыр сәламләгән!

Яшь бара, имеш... 5нче катка ул – әйтергә куркыныч! – без үкчәләрдә күтәрелә. Аркасы төз, йөзендә елмаю балкый... Йөзегездә нур сүнмәсен, Венера!

* «Шәпски» – татарча «шәп» сүзеннән: «бик яхшы», «менә дигән» мәгънәсендә.


Венера ӘШИРОВА.


Читайте нас: