Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2018, 12:19

«Хат ташучының эше күп – өйдән-өйгә йөгерә...»

Туймазы почтамты командасы төбәк спартакиадасында «көмеш» яулаган

Туймазы почтамты командасы төбәк спартакиадасында «көмеш» яулаган


– “Олимпиец”ка шулкадәр күп хат-хәбәр килгәнме әлле?! – дип кызыксынды сишәмбе көнне спорт комплексы тирәсеннән үткән туймазылылар. Чыннан да, “Русия почтасы” логотибы белән тамгаланган бу кадәр машинаны монда күргән юк иде әле. Сәбәбе гади икән: “Олимпиец”та Федерациянең почта хезмәте БР идарәсе эшчәннәренең төбәк спартакиадасы үтә.

Республиканың көнбатыш төбәгеннән җиде команда кече футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, волейбол, армрестлинг, гер чөю һәм ГТО күнекмәләреннән торган мультиспорт юнәлешендә ярышты.

Спартакиадада беренче урынны Дүртөйле районы командасы яулады, икенче урында туймазылылар, Әлшәй районы Раевка почтамты – өченче.

Хуҗаларның җыелма командасына уңышлы чыгышны Туймазы почтамты электрончысы Рәзил Хәйдаров (җиңел атлетикада бүләкләнгән), почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Роза Сабирова (армрестлинг буенча икенче урын), бухгалтер Светлана Басан (өстәл теннисында бүләкләнгән) тәэмин иткән. Команда капитаны – беренче класслы почта элемтәсе операторы Роман Исаев өстәл теннисында җиңү яулап, туймазылыларның спорт янчыгына ике балл өстәгән. Аларның өчесе көнбатыш төбәге җыелма командасына эләккән, ул 16 апрельдә Уфада республика ярышларында чыгыш ясаячак.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: