Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2018, 13:03

Финалны көтәбез

Туймазыда юниорлар арасында Русия хоккей беренчелегенең финал уеннары үтә

Туймазыда юниорлар арасында Русия хоккей беренчелегенең финал уеннары үтә
«Туймазы-Арена» боз комплексында плей-офф матчлары бара. Шул очрашуларның нәтиҗәләре буенча юниорлар хоккей лигасы җиңүчесе ачыкланачак. «А» төркемендә, матчларның берсендә дә отылмыйча, ЦСКА (Мәскәү шәһәре) белән уйнаганда гына бер очкосын югалткан «Авто-Спартакчылар» (Екатеринбург шәһәре) алда. Аннары – «Нефтехимик» (Түбән Кама шәһәре), «Себер» (Новосибирск шәһәре) һәм «Витязь» (Подольск шәһәре) килә.

«Б» төркемендә урыннар түбәндәгечә бүленде: «Ак Барс» (Казан шәһәре), «Югра» (Ханты-Манси шәһәре), «Ермак» (Ангарск), «Русь» (Мәскәү), «ГУОР» (Ярославль шәһәре).

Бу матчларның фотоларын һәм видеоязмасын гәзитебез сәхифәсеннән (www.tuvest.ru) карагыз.


Читайте нас: