Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 12:50

Лондон Олимпиадасыннан ким түгел!

Туймазы әтиләренең волейбол турниры күркәм йолага әвереләчәк

Туймазы әтиләренең волейбол турниры күркәм йолага әвереләчәк


Карамалы-Гобәй мәктәбенең спорт залында волейбол турнирында катнашучылар очрашты.

Уенда катнашырга алты команда теләк белдерде, шул исәптән Октябрьский шәһәреннән дә. Финалда Карамалы-Гобәй һәм Иске Туймазы командалары очрашты. Беренче ике уен искетуймазылылар файдасына 33:31 исәбе белән тәмамланды. Әмма Карамалы-Гобәй спортчылары, тәнәфестә көч туплап, уенга үз кагыйдәләрен кертә башлады. Исәп 2:2. Барысын да бишенче алыш хәл итәргә тиеш иде. Уенда катнашучылар хәлнең 2012 елда Лондонда үткән Олимпия уеннарын хәтерләтүен билгеләде. Анда турнир ахырында Русия һәм Бразилия командалары очрашты.

Искетуймазылыларның көчле һөҗүмен көндәшләре кире какты. Беркем дә бирешергә теләмәде. Таблодагы исәп 23:23 билгесендә туктап калды. Әмма бу юлы волейбол алласы Иске Туймазы спортчыларын сайлады. Алар күчмә кубок һәм җиңүче исеменә лаек булды.

Бу турнир күркәм йолага әверелер дип ышанабыз. Чөнки ярышларда яшь җанатарлар күп иде. Алар әтиләренең чәмле уенын күзәтте, “Туймазы шәһәре әтиләре – тату гаилә өчен!” дигән өндәмәне укыды. Минемчә, шәхси үрнәктә тәрбияләүнең бер ысулы бу.

Радик ГАБДРӘХИМОВ,
район әтиләр советы рәисе.


Читайте нас: