Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 12:41

Хезмәткә әзер!

РФ Кораллы көчләре Баш штабы хәрби комиссариат эшчәнлегенә югары бәя бирде

РФ Кораллы көчләре Баш штабы хәрби комиссариат эшчәнлегенә югары бәя бирде


Махсус объектларның әзерлеген тикшерү өчен икенче ел рәттән Бөтенрусия мобилизация-җәелдерүнең алдынгы базасы смотр-бәйгесе үткәрелә. Русиянең өч субъекты – Башкортстан, Архангель һәм Орёл өлкәләре финалга чыкты. Республика данын Туймазы районы һәм шәһәренең хәрби комиссариаты яклады, ул 2017 ел йомгаклары буенча РФнең Үзәк хәрби округына кергән 29 субъекты хәрби комиссариатлары арасында алдынгы дип танылган иде.

Шушы көннәрдә районда РФ Кораллы көчләренең Баш штабы баш оештыру-мобилизация идарәсе өлкән офицеры җитәкчелегендә бәйге комиссиясе булып китте. Ул биш мобилизация-җәелдерү базасы объектын – идарә һәм халыкны алдан туплау үзәген, 1нче хәбәр итү участогын, транспорт чараларын кабул итү-озату үзәген, хәбәр итү штабын һәм авыл биләмәсе халкын туплау үзәген тикшерде. Алар хәрби комиссариат, татар драма театры, индустрия колледжы, “Башавтотранс” предприятиесенең Туймазы филиалында, Кандра авыл советында урнашкан.

Гамәли чараларга хәрби комиссариатны көчәйтү аппараты җәлеп ителде, анда Туймазы предприятиеләреннән 80 кеше кергән. Баш штаб вәкиле аларга сораулар бирде, документларны тикшерде, һәр гамәлне җентекле күзәтте. Көн азагында ул хәрби комиссариат һәм көчәйтү аппараты шәхси составының анык һәм оешкан эшчәнлеген, вазифа-бурычларның яхшы үтәлүен билгеләде.

Смотр-бәйгенең соңгы нәтиҗәләре Баш штаб тарафыннан апрель азагында ясалачак.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: