Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 11:46

Гаиләләп ял иттеләр

Шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм булды

Шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм булды

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА


“Гаилә ялы” бәйрәмен оештырырга республика Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгы тәкъдим итте. Быел гыйнвардан башлап ул ай саен үткәрелә. Безнең шәһәрдә аны “Гаилә” көнбатыш районара үзәге бүлекчәсе оештыра.

– Гаилә бәйрәме – күркәм йола. Бәйрәм итә һәм тормышка шатлана белгән гаиләләрдә игелекле, ачык күңелле кешеләр үсә, – дип исәпли үзәк мөдире Нәргизә Нурмөхәмәтова. – Гаиләләрнең барысы да күмәкләп бассейнга, кафе, балалар күңел ачу үзәкләренә йөри алмый. Һәм, кызганычка, җәмгыятебездә өстәл артында кәеф-сафа кору гаилә бәйрәменең иң киң таралган төренә әверелеп бара. Ул исә чын, файдалы аралашу да бүләк итәлми, гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге дә була алмый. “Гаилә ялы” чарасының төп максаты – ата-аналар һәм балалар арасында иҗади мохит булдыру, аларга ялның алмаш төрләрен тәкъдим итү.

Чара “Аструм” сәүдә үзәгендә үтте. Өч сәгать дәвамында балалар уен мәйданчыгында кинәнде, үз куллары белән эшләнмәләр ясады, бәләкәй генә чәчтарашханәдә әниләрен бизәндерде, фотоалачыкта әтиләре белән фотога төште.

Балалар пластилин ярдәмендә картиналар иҗат итте. Бүлекчә психологлары белән өстәл уеннары уйнады. Бу вакытта ата-аналар белгеч белән киңәшләште, кызы яисә улын тәрбияләүгә кагылышлы киңәшләр алды.

Иң түзем балалар йөзләренә аквагрим салганны тыныч кына көтеп утырды. Аннары инде бәйрәмдә катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.

– Кызым Эмилиягә дүрт яшь ярым. Аңа башка балалар белән аралашу бик ошады, мине дә уенга һәм кул эшләренә җәлеп иттеләр, – ди гаилә бәйрәмендә катнашучы Розалия Рәгыймова. – Без өйдә дә даими шөгыльләнәбез, әмма өстәмә дәресләр комачауламаячак.

Киләсе түләүсез чараның кайда үтәчәге гәзитебездә хәбәр ителәчәк.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: