Гәзит укучыларыбызның чыккан мәкаләләргә карата фикере
Туймазыда яшәгән Венера һәм Радик Ганиевлар туйдан соң Мәскәүгә күчеп китә. Вакытлыча кеше фатирында яши, эшкә урнаша. Радик – төзелеш фирмасына прораб, Венера хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Буш вакытында яшьләр әледән-әле сәяхәткә китә, яңа танышлар таба. Кыскасы, «үзләре өчен» яши. Кызы Русалинаны табарга, гаилә корып, җиде ел үткәннән соң гына тәвәккәлли.
– Кызыбызга 1,5 яшь тулгач, үзебезнең шәһәргә кайтырга – әти-әнигә якынрак булырга карар иттек, – ди Венера. – Миңа 29 яшь иде. Гаиләле яшьтәшләрем бу чорда 2-3әр балалы булырга өлгергән (чөнки күбесе «декреттан декретка яшәгән», Туймазыдан беркайчан да читкә чыкмаган) иде. Бервакыт танышларымның берсе – аллы-артлы туган ике баласын тәрбияләгән бер ханым шулай диде: «Сез дөрес эшләгәнсез – дөнья күреп йөргәнсез, ә менә минем, 30 яшькә җитүгә карамастан, бала чүпрәгеннән башка берни күргәнем юк».
Эш-мәшәкать ыгы-зыгысы икенче бала турында уйланырлык вакыт калдырмый. Тик үзләренең бердәнбер кызының әти-әнисеннән башка тагын бер якын кешесе булырга тиешлеге һәрчак күңел түрендә йөри.
– Йөклелек халәтен теркәтергә баргач, уңайсызландым, – ди Венера. – Миңа 37 яшь, тирә-ягымда исә яшьләр. Кешедән кыенсындым. Ләкин участок табибы бу яшьтә кайберәүләрнең икенчегә түгел, беренче тапкыр авырга узуын раслап юатты.
Былтыр яз көне Руслана дөньяга килә.
– Икенче баламны тапкач, үземне өстәмә сулышым ачылгандай хис иттем, гаиләм турында кайгырту өчен көч артты, тагын да илһамланып яши башладым. Тик нәни Руслананы бер-ике ел элек тапмаганлыгыма үкенәм. Шул очракта өченче бала турында уйларга вакыт күбрәк калыр иде.