Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2018, 13:16

Сабый күктә кояш елмаюын белмәгән

Тәрбиягә алган әти-әнисенең мәхәббәте, алар уяткан өмет балага яхшы якка үзгәрергә ярдәм иткән

Тәрбиягә алган әти-әнисенең мәхәббәте, алар уяткан өмет балага яхшы якка үзгәрергә ярдәм иткән


Мин озак еллар җәмәгать педагогы булып эшләдем, имин булмаган гаиләләр белән аралашырга туры килде. Андый гаиләдә тәрбияләнүчеләрнең балалар йортларына, приютларга эләгү очраклары да булды. Алар өчен йөрәк әрни иде. Тиешле хезмәт-оешмалар әти-әниләренә вакытында ярдәм күрсәткән очракта аларның язмышы нинди булачагы турында уйландым. Азык-төлек, акчалата ярдәм итсәләр, эшкә урнаштырсалар, юристлар һәм психологлар киңәш бирсә. Бәлки, гаиләне саклап алып калып булыр иде. Димәк, балалар да әти-әнисе кочагында булыр, казна йортларында җәфаланмас иде. Чөнки бала гаиләдә генә тулы канлы тормыш белән яши ала.

Бу мәсьәлә бер танышым белән очрашканчы борчыды мине.

Татьяна һәм Алексей Гордеевлар (исем-фамилияләр үзгәртелде – ред. иск.) биш ел бергә яши. Алар бер-берсен ярата, әмма йортта шат бала тавышы яңгырамый. Бу уңайдан бик көенә алар. Әмма бервакыт телевизордан “Пока все дома” тапшыруын карыйлар. Анда “У вас будет ребёнок” дигән рубрика бар. Һәм балалар йортыннан ир бала алырга карар итәләр.

Әти-әнисе Татьяна белән Алексейны бу адымнан курчаларга, андый балаларның нәселе начар булу ихтималына инандырырга тырышып карый. Әмма яшьләр үз сүзендә нык тора. Һәм балалар йорты урнашкан күрше районга китә.

Бер генә уй борчый аларны: йөзләгән кыз һәм малай арасыннан ничек үзеңә насыйп баланы табарга? Татьяна бер баланың йомшак кына кагылуыннан дертләп китә. Малай: “Син минем әниемме?” – дип сорый аңардан. Бу сорауны көтмәгән ханым: “Әйе, кояшым, мин синең әниең!” – дип җавап бирә. Шунда Алексей пәйда була: “Таня, әйдә әле балаларның шәхси эшләрен карыйк...” Әмма бер сабыйның хатынының кулларына сарылып торуын күреп, барысын да аңлый. Килеп: “Исәнме, улым. Мин синең әтиең”, – ди.

Тиешле кәгазьләрне тутырып, алар өйгә кайтырга җыена. Тышта иртә яз, салкынча, баланың шкафында исә таушалып беткән бишмәт белән башлык кына эленеп тора.

Дима биш яшендә яңа гаиләле һәм яңа әти-әниле була. Ул бер нәрсә дә эшли белми, начар сөйләшә. Өйгә кайтканда малай Татьянадан һавадагы сары тап турында сорый. “Син белмисеңмени? – дип гаҗәпләнә Татьяна. – Бу – кояш!”

Гаилә өйгә кайткач, яшь әти-әни озак тынычлана алмый әле. Кич, малайны йокларга салгач, аны ничек тәрбияләячәкләре турында озак фикер алыша алар. Һәм нәрсә яравын, нәрсә ярамавын хәл итәләр.

Аннары малайга дәвамлы дәвалану таләп ителүе ачыклана. Тәрбиягә алган әти-әнисенең чиксез мәхәббәте, аларның балага ышанычы, дөрес тәрбиясе Димага яхшы якка үзгәрергә ярдәм итә. Хәзер ул өченче сыйныфта укый, һәм фәкать яхшы билгеләргә генә.

Татьяна белән әңгәмә-ләшкәндә ул мөһим сүзләр әйтте:

– Бала гаиләдә үз урынын тапсын, әтисе һәм әнисе өчен газизгә әйләнсен өчен түземлек, түземлек һәм тагын бер тапкыр түземлек кирәк! Ата-ана өчен иң мөһиме – бирешмәскә, алга барырга. Гаилә мөнәсәбәтләре кебек бу. Биредә дә вакыт, күп мәхәббәт һәм бергә булу теләге таләп ителә.

Кызганычка, тәрбиягә алынган бала белән мөнәсәбәтләрдә ата-аналарның газиз баласына караганда ныграк сагаюы сизелә. Гадәттә бу балалар йортыннан алынган балаларның “нәселе начар” булуга бәйле. Шуңа күрә балаларның үз яшенә карата гадәти булган тәртибе дә “бозык генетика” чагылышы дип кабул ителә. Мондый караш ата-ананың уңай нәтиҗәгә ышаныч-өметен кисә. Һәм бу хата, – ди Татьяна.

Диманың балалар йортыннан китеп, әти-әни табуына әллә ни күп вакыт үтмәде әле. Шуңа күрә нәтиҗә ясарга иртәрәк. Әмма, ахирәтемнең тарихын тыңлап, мин эчкерсез мәхәббәт һәм гаиләдәге кулай мохитнең могҗиза тудыра алуына янә бер кат инандым.

Гөлназ МАКСИМОВА,
Туймазы 4нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.


Читайте нас: