Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2018, 12:10

Алай булу мөмкин түгел!

Пенсионерлар ике тау түбәсен буйсындырган

Пенсионерлар ике тау түбәсен буйсындырган



Людмила Төхфәтшина гомере буе чәмле ял – салда йөзү, тау чаңгысы, дайвингны хуп күргән. Пенсиядә дә тынычланмаган. “Орёл и решка по-туймазински” проектын уйлап тапкан. Арзан да, кызыклы да. Һәм анда катнашырга “яшь” пенсионер Резеда Миңнегалиевага тәкъдим иткән. Башта ахирәтен тау чаңгысына бастырган һәм аның белән Сочи калкулыкларын иңләгән.

Картаны өйрәнеп, февральдә алар дүрт көнгә Белоретка, “Мраткино” тау чаңгысы курортына барырга карар иткән. Кулай бәяләр һәм гаҗәеп манзара җәлеп иткән.

Беренче чиратта фатир сайлаганнар. Беренче катта барлык уңайлыклары (савыт-саба, урын-җир кирәк-яраклары, ике телевизор) булган торак тәүлек әйләнәсенә ике кешегә 800 сумга төшкән (эш көннәрендә 500 сумга да табарга була). Проектны арзанайтканнар: үзләре белән бәрәңге, яшелчәләр алганнар. Гади генә ризык әзерләгәннәр, сөтне кибеттән сатып алганнар. Әйткәндәй, анда бик тәмле ул.

Тау-чаңгы комплексы шәһәр үзәгеннән дүрт километр ераклыкта урнашкан. Пенсионерлар өчен ташламалар каралган. Эш көннәрендә ике сәгать шуу (тау башына менүне дә исәпкә алып) – 300 сум.

Төньяк һәм көньяк калкулыкларда шуарга мөмкин (соңгысы сөзәгрәк һәм анда җылырак). Яңа гына чаңгыга басучылар өчен күнегү трассасы бар.

– Без шуып кына калмадык, бик күп йөрдек тә, – ди Людмила белән Резеда. – Өстәвенә, көн салкын һәм кояшлы иде. Берьюлы Зур Корташ һәм Бәләкәй Корташ дип аталган ике тау түбәсенә күтәрелдек хәтта. Бу да үзенә күрә бер батырлык. Җәяү мендек. Чаңгы таяклары йөкләнешне дөрес бүләргә ярдәм итте.

Гаҗәеп кышкы манзарага таң калдык. Бар җирне бәс каплаган, агачлар кардан кәпәч кигән. Берәм-сәрәм мәзәк агачлар очрады. Таш кыялар – мәгърур пәһлеван. Ылыс исе аңкып торган саф һава!

Тау түбәсенә күтәрелү өчен өч сәгать кирәк булды безгә. Зур Корташ түбәсендә (1067 метр) Әфганстанда һәлак булган егетләр истәлегенә куелган һәйкәл янында тукталдык. Гаҗәеп Ирәмәл һәм Ямантауга карап сокландык.

Төшкәч, ике дә уйлап тормыйча, Бәләкәй Корташны буйсындырырга киттек. Тау түбәсендә сәяхәтчеләр төркеменә тап булдык. Инструктор безнең Зур Корташта булуыбызны ишеткәч, ышанмый торды: “Бу мөмкин түгел!”

Тау итәгендә җылынырга кафега кердек. “Сез Зур Корташта булдыгызмы?” – дип сорады кафе хуҗасы бездән. Безнең берничә сәгатьтә ике тауны буйсындыруыбызны ишеткәч, ул да гаҗәпләнде.


Гәзит сәхифәсендә (www.tuvest.ru) “Мраткино” тау-чаңгы курортыннан видео-язмалар карарга була.

Венера ӘШИРОВА.

Читайте нас: