Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2018, 14:30

Табигый йөклелек соң булмый

Ике яшьлек оныкның әбисе улын 44 яшендә тапкан

Ике яшьлек оныкның әбисе улын 44 яшендә тапкан


Галия белән Миңнехасип очрашканда икесе дә гаилә тормышыннан үз тәҗрибәсе аша хәбәрдар булган. Хатын аерылышканнан соң ике кызын ялгыз үстергән, тормыш иптәшен җирләгән ир – бер генә яшь аермалы ул белән кыз тәрбияләгән. Шулчак Галиягә берәрсе сөеклесе хакына аның 9нчы төзелеш-монтаж идарәсендәге эшеннән – тәэминат начальнигы вазифасыннан, уңайлы шәһәр фатирыннан баш тартачагын һәм кечкенә бер авылга күчеп китәчәген әйтсә, ул көлеп кенә куяр иде.

Бервакыт ахирәте ял көннәрендә акча эшләп – Фрунзедагы бер йортка җиңелчә ремонт ясап алырга тәкъдим иткән. «Өстәмә керемнән баш тартып булмый», – дип, Галия ахирәтенең тәкъдимен кире какмаган.

Миңнехасип Кәшиф улы белән шунда танышканнар. Галияне күрү белән, үзенә нәкъ менә шундый хатын кирәклеген шундук төшенгән ир. Танышыннан аны шәһәрдә эзләп табу мөмкинлеген белешкән. Һәм тапкан! Бер-ике тапкыр өенә кунакка барган, кызлары белән танышкан. Аннары Юкәле Чишмә авылына барып, Галиянең әтисен күреп килгән. Ирләр килешкән, күрәсең, Тимеркәев икенче көнне үк Галияне үзенең әти-әнисе йортына алып кайткан.

Шәһәрдәге эшен калдырып, Галия авылда клуб мөдире булып урнашкан. «Яшьләрнең» балалары үзара шундук дуслашкан, бергә мәктәпкә йөргән, дәрес әзерләгән, хуҗалык эшләрендә булышкан.

Миңнехасип күптәннән кәләшен бәбәй алып кайтырга үгетләгән. Галия кул гына селтәгән: 40 яшьтә нинди бәбәй ди ул – күршеләр ни әйтер? Өстәвенә, ул әби ич инде – оныгының мәшәкате дә җиткән... Йөклелек билгеләре аермачык беленә башлагач, табибка йөгергән. Шөбһәләре расланган. Гаилә советында баланы табарга карар иткәннәр!

Әнисенең 45 яшь юбилеена күп калмастан, бу гаилә әгъзаларының барысының да уртак куанычы – Рөстәм дөньяга килгән. Әйтергә кирәк, ана аны мөстәкыйль, «Кесарь катнашлыгы»ннан башка тапкан. Ул бала нык, тыныч булып – гүя барысын да белеп-сизеп туган: әти-әнисенең эш-мәшәкате болай да җитәрлек, аларны юкка борчырга ярамый. Мәктәпне «4ле» һәм «5ле»ләргә генә тәмамлаган.

– Безнең Рөстәм 18 яшендә шофёр таныклыгы алды. Мотоциклга утырып, икәү мал ашлыгы юллап китәбез, – дип искә ала Галия Мөхәррәм кызы. – Печәнне мул әзерләдек. Элек сигез баш сыер малы асрый идек, кош-корт – бер йөз баштан арта.

Мәктәп тәмамлагач, Рөстәм Уфа дәүләт авиация-техника университетына укырга кергән. 3нче курста өйләнгән. Шуңа күрә Галия Мөхәррәм кызы ике тапкыр биана һәм тугыз оныкның әбисе икән инде хәзер.

– Бала табу карары – фәкать ир белән хатынның үз эше. Һәр эшнең үз вакыты, әлбәттә, тик шулай да яшь чагында барысы да җиңелрәк кичерелә. Ләкин хатын-кыз сәламәт һәм аның организмы 40тан узгач та яңа үзгәрешләргә әзер икән, ник тапмаска? – ди ишле балалы ана. – Табигый йөклелек беркайчан да соң булмый. Кайчак Рөстәмсез тормышыбызны күз алдына китереп карыйм. Юк, ансыз дөнья сансыз булыр, ямьле һәм тулы булмас иде. Мин хәзер 65тә, тик әле һаман яшь әнимен.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: