Былтыр Туймазы районара суды тарафыннан һәр җиденче җинаять эше туктатылган
2017 елда Туймазы район суды вәкилләре җан өшеткеч берничә җинаять эшенә нокта куйды: Өсән елгасы яры буенда табылган ирне үтергән бәндә хөкем ителде; республиканың көнбатышында наркотиклар тарату өчен хәйләле тозак коруга ирешкән пычрак кәсеп ияләре каза күрде... Туймазы районара суды рәисе Рузил МОРТАЗИН белән бүгенге әңгәмәбез шул һәм башка мәсьәләләр турында.
– Рузил Фәнилевич, минем-чә, шәһәребез урамнарында «кызмача» кешеләр сирәгрәк күзгә ташлана башлады. Исерек килеш кылынган җинаятьләр саны да кимегәндер, мөгаен?
– Юк. Андый җинаятьләр саны кимемәде – фәкать урамнан йорт, фатирларга «күчте». Аларның кайберсенә хәтта күпне күргән судьяларның да һушы китә. Мәсәлән, былтыр ике ир хөкем ителде. Берсе, эчеп исергәч, үзенең балигъ булмаган кызларын көчләгән, икенчесе үги кызын көчләргә җыенган.
– Сезнеңчә, җәмәгатьчелек законнардагы нинди үзгәрешләргә битараф калмаячак яки калмады?
– Кабатланган идарә җаваплылыгы кимчелекләре өчен хәзер җинаять җаваплылыгына җәлеп итү күздә тотыла. Мәсәлән, кеше тагын бер кат автомобиль руле артына исерек килеш утырса яки медицина тикшерүе үтүдән баш тартса; берәрсен тукмаса; балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлек сатса; алиментлар түләүдән качса; вак-төяк караклыкта тотылса; сакланган объектка төшсә. Бу яңалыкларны кайберәүләр белми. Белсә, тыныч калалмый, әлбәттә.
Соңгы яңалыклардан шәһәр һәм район судларында агымдагы елның 1 июненнән эшли башлаячак махсус утырышчылар институтын телгә алырга була. Кечкенә шәһәрдә бер-берсен яхшы белгән, туганлык яки дуслык элемтәләре белән бәйле кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре гаделлеккә ирешергә ирек бирерме – әлегә билгесез. Хокук белеме юнәлешендә тәҗрибәсез кешеләр, хис-тойгыларга түгел, ә фәкать дәлилләргә нигезләнеп, кеше язмышларын хәл итә алырмы?
– Бәлки, сез юкка борчыласыздыр? Балигъ булмаганнар (ювеналь) юстициясен* кертү нинди кызу бәхәсләр уяткан иде, хәтерлисезме? Безне кайбер илләрдәге үз ата-анасын бала тәрбияләү хокукларыннан үзләре мәхрүм иткән балалар мисалы белән куркыттылар. Ләкин гомер үтә тора, әллә ни куркыныч нәрсә сизелми.
– Русиядә балигъ булмаганнар юстициясе сынау шартларында кертелде һәм әлегә закон көченә ия булмаган. Хәер, мин ул тәкъдимне артык тәнкыйтьләргә яки мактарга теләмим. Биредә иң мөһиме – алтын урталыкны табуга ирешү. Баланы гаиләдән әнисе йомшак җиренә селтәнгән өчен генә тартып алу – чыгырдан чыгу. Ләкин бездә дә балигъ булмаганнар юстициясен кертү турындагы тәкъдимнәр ишетелә башлаганчы шактый алдан балигъ булмаганнарның үз дәгъвалары буенча ата-аналарны бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итүгә кагылышлы эшләр тикшерелде. Һәм ул дәгъва таләпләре канәгатьләндерелде! Шуңа күрә һәр очракны аерым карарга кирәк. Баланың артына төшереп алу – бер хәл, исерек ата-ананың баланы даими тукмавы – бөтенләй башка очрак.
– Былтыр Туймазы районара судында законсыз наркотиклар әйләнешенә бәйле эшләр саны арткан. Сәбәбе нәрсәдә?
– Дөрес, 2017 елда наркотиклар кулланган өчен идарә җаваплылыгы җәзасына чынлап та 49 кеше җәлеп ителде. Бу наркоманнар артканлыгын раслаган дәлил түгел. Асылда әлеге күренешкә игътибар арткан димәк. Атап әйткәндә, хокук саклаучылар наркотиклы һәм психика өчен хәвефле матдәләр кулланучыларга каршы көрәшкә игътибарын юнәлтте. Һәм дөрес бу: ихтыяҗ булмаса, тәкъдим дә булмаячак.
– Идарә җаваплылыгы җәзасы наркоманнарга хәвефле бәйлелек-тозактан котылырга ярдәм итәчәгенә өметләнәсезме?
– Соңгы вакытларда Русия законнарына кертелгән җитди үзгәрешләр эчкечеләр һәм наркоманнар өчен җәмәгать һәм медицина реабилитациясенә кагыла. Хәзер якынча тикшерү барганда ук кешенең теге яисә бу бәйлелек-афәттән дәвалануга мохтаҗ булу-булмавы җәһәтеннән экспертиза үткәрелә. Аннары ул кешеләргә бәйле җинаять эшләрен тикшергәндә, хөкем карары чыгарганда без алардан мәҗбүри дәвалану чаралары һәм җәмәгать, медицина реабилитациясе үтүне таләп итәбез. Бу бик яхшы, чөнки элек судларның мондый карарлары фәкать тәкъдим рәвешендә була иде. Хәзер исә аларның үтәлешен җинаять җәзасы-үтәтү инспекциясе күз уңында тота.
– Рузил Фәнилевич, гадел хөкем алиһәсе гадәттә күзләре бәйләнгән килеш сурәтләнә. Ул кайсы очракларда гафу итә?
– Былтыр бездә һәр җиденче җинаять эше ябылды. Узган ел ахырында без шушы төбәктә туган бер кешенең эшен тикшердек. Безнең республикада туып, ул заманында Таҗикстанга киткән, 1998 елда күчеп кайткан. Үзе генә түгел, ә алты баласы (шул исәптән, бишесе – балигъ булмаган) һәм хатыны белән. Егерме ел яшәү дәверендә бу ир белән хатын Русия кешеләре исемен алу өчен хәстәрлек күрмәгән. Нәтиҗәдә рәсми рәвештә эшкә урнаша, бала пособиеләре сората алмаган. Гаиләнең нәрсә исәбенә яшәве аңлашылмый. Гаилә башлыгы 2016 елда, авылдашының иске мотоциклын урлагач, безнең күз уңына эләкте. Ул, шул техниканы сатып, акчасын гаиләсе ихтыяҗларына тоткан. Мотоцикл хуҗасы бераздан полициягә гариза язган, һәм каракка карата җинаять эше ачылган. Нәтиҗәдә аңа җәза шартлы рәвештә билгеләнде.
Узган ел ахырында бу ир тагын бер җинаять кылган – күршесенең йортына төшеп, суыткычтан азык-төлек – сыр, ит, сарделькалар... урлаган. Ә монысы – җитди гаеп: «Торакка законсыз төшеп кылынган җинаять» (РФ Җинаятьләр кодексы, 158нче маддә, 3нче бүлек).
Шулай да без аны иректән мәхрүм итмәдек. Киресенчә – мотоцикл урлавы ачыклангач ук гаиләгә илебез биләмәсендә рәсмиләшергә ярдәм итү өчен бу мәсьәләгә төрле оешмаларны җәлеп иттек. Агымдагы елның гыйнварында алар Русия кешесе исеменә ия булды, балалар пособие ала башлады, ир үзе эшкә урнашты... Ул кылыгы өчен бик нык үкенү белдерде һәм үзен иректә калдыруны үтенде: «Без әле генә яши башладык – миңа тагын бер мөмкинлек бирегез зинһар». Аның хәленә кереп, без тагын бер кат законда күздә тотылган шартлы җәза билгеләдек. Ул һичшиксез даими күз уңында булачак, әлбәттә. Тик моннан ары ул ялгышуга юл куймас, минемчә.
Кеше гомерен аңлы рәвештә кыйган бәндәләр – бөтенләй башка мәсьәлә. Былтыр без республиканың берьюлы берничә районында наркотиклар саткан ике кешене (яшьләр) тоткарладык. Бер еллап тикшерелгән җинаять эше 78 том тәшкил итте. Шул ук вакытта наркотик сату белән кәсеп итүчеләр детектив әсәрләрендә тасвирланган кагыйдәләрне җентекле үтәп эш иткән: сатып алучылар белән турыдан-туры элемтәгә кермәгән, агуны махсус урыннарга яшереп һәм смс-хәбәрләшү аша тараткан. Читтән карап торуга – эшләгән, бала тәрбияләгән, тыйнак яшәгән гадәти-имин ата һәм ирләр... Мондый җинаятьләр 10-20 елга иректән мәхрүм итүне күздә тота. Ләкин, яшь балалары булуны, үзләренең гаебен танып килүне исәпкә алып, без аларга иң кыска җәза вакыты билгеләдек – шул тәртиптә 8 һәм 10 елга иректән мәхрүм иттек.