Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2018, 12:09

1нче пост

Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлеге дежур бүлекчәсе хезмәткәрләре бер сменада 80-120 хәбәр һәм мөрәҗәгать кабул итә

Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлеге дежур бүлекчәсе хезмәткәрләре бер сменада 80-120 хәбәр һәм мөрәҗәгать кабул итә


Хокуклары чикләнгән яисә җинаятьчеләр корбанына әверелгән кешеләр беренче чиратта полиция хезмәткәрләреннән ярдәм көтә. Чөнки нәрсә генә булмасын, тиз генә “02” саннарын җыясың. Талаудан башлап, агач башына менеп, төшәлми торган песи баласын коткаруга кадәр – һәр мөрәҗәгать буенча ярдәмгә ашыгачак дежур хезмәткәрләр.

Янгын, урлашу, талау, гаилә ызгышлары, подъезддагы тәртипсезлек – үз эшенең осталары, кизү торучыларның тынгысыз сменасы шундый мөрәҗәгатьләрдән туплана.

– Эш көнегез ничек үтә? – дип сорадым Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлегенең махсус кизү торучы хезмәткәре Руслан Хәсәновтан.

– Тәүлекләп эшлибез – бүген иртәнге сәгать сигездән башлап иртәгә иртәнге сигезгә кадәр. Эшкә 7.30 сәгатьтә үк киләбез – коралны, башка җиһазларны саныйбыз-барлыйбыз. Аннары наряд алышына, кизү һәм җитәкчеләргә тәүлек дәвамында районда булган хәл-вакыйгалар турында доклад тапшырыла.

Дежур бүлектә алты телефон, радиостанция урнаштырылган. Бердәм туплану системасында гамәлдә булган барлык нарядлар даими элемтәдә. Бина әйләнәсе буенча, эчендә, шулай ук шәһәрнең төрле төбәкләрендә видеокүзәтү камералары урнаштырылган.

– Бер сменада дежур бүлеккә халыктан 80-120 хәбәр һәм мөрәҗәгать килә, – дип дәвам итә махсус кизү торучы Руслан Мөхәмәтгалин. – Төрле урында берьюлы берничә хокук бозу очрагы теркәлгән вакытлар да була. Телефоннар тынып тормый, барысына да ашыгыч ярдәм кирәк. Дежур экипажлар җитмәгәндә алмаш көч җәлеп ителә. Гадәттә бу җәй көне һәм бәйрәмнәрдә, халык күмәк җыелган урыннарда була.

Хәвефле хәбәр алыну белән, хәл-торышка карап, кизү торучы тиз арада якындагы нарядларны вакыйга урынына җибәрергә, таләп ителсә, “ашыгыч ярдәм” яисә шәһәрнең башка ашыгыч хезмәтен чакыртырга тиеш.

Дежур бүлек – полициядә 1нче пост ул. Кизү торучы эш документларын тутырырга, шалтыратуларга җавап бирергә, телефон аша мөрәҗәгать итүчедән яисә каза күрүченең үзеннән, шаһиттән җинаять кылу шартлары турында тулырак мәгълүмат тупларга, җинаятьчеләрнең төп билгеләрен ачыкларга өлгерергә тиеш. Ашыгыч төркем яисә нарядның каза урынына кайчан барып җитәчәген тыныч кына аңлату да аның бурычы.

Илдар КАМАЛОВ.


Читайте нас: