Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2018, 12:30

Блокадачы тынычлык һәм тотрыклылык өчен тавыш бирде

2979нчы сайлау участогына сайлаучылардан, йортта тавыш бирүгә рөхсәт сорап, 30 гариза килгән.

2979нчы сайлау участогына сайлаучылардан, йортта тавыш бирүгә рөхсәт сорап, 30 гариза килгән. Аларның барысы да диярлек, сәламәтлеге какшау сәбәпле, участокка үзләре килә алмаган. Камаудагы Ленинградта яшәгән Модест Павлович Зыгарь һәм аның тормыш иптәше, тыл эшчәне Галина Константиновна да үзенең гражданлык бурычын үтәде, моның өчен өенә участок сайлау комиссиясенең күчмә бригадасын чакыртты.

Ветераннар икесе дә сугыш мәхшәрен кичергән, шуңа күрә яшь буынга теләкләре бер: күкләребез аяз, дөньялар имин булсын.

...Дүрт көн элек Собханкулда яшәүче 21 яшьлек Радмила Сәхаутдинова кыз бала тапкан. Шул сәбәпле ул да тавыш бирү көнендә үзенең сайлау участогына килә алмаган. Аның үтенече буенча 3031нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары, сайлау бюллетене һәм күчмә урна алып, бала тудыру йортына килде.

– Бүген илебез Президентын гына түгел, баламның киләчәген дә сайлыйм, шуңа күрә бу гамәлне шатлык һәм зур өмет белән башкарам, – диде яшь әни.

Собханкул мәдәният йортында урнашкан 3031нче участокта барлыгы 1987 сайлаучы теркәлгән, шуның 35е йортта, дүртесе район хастаханәсендә тавыш биргән.
Читайте нас: