Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2018, 02:39

Тавышларны санау бара

Башкортстан сайлау участокларында әле тавышларны санау бара. Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренә караганда, участоклар ябылган вакытта, 10 зур территорияне санамыйча, республикада тавыш бирүдә сайлаучыларның 70 проценты катнашуы билгеле булган.

– Участок сайлау комиссияләренең барлык гамәлләре видеокүзәтү астында алып барыла, – диде Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова.
Комиссия әгъзалары сайлаучылар исемлеге белән эшләячәк. Аннан соң гына турыдан-туры бюллетеньнәрне саный башлаячак. Башта – күчмә, аннары стационар тартмалар ачылачак. Барлык бланклар өстәлгә салыначак, кандидатларның фамилияләре буенча тавышлар саналачак.
QR-код ярдәмендә протокол төзеләчәк. Территориаль сайлау комиссиясе барлык протоколларны кабул итеп, мәгълүматлар “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасына кертеләчәк. Төбәк үзәк сайлау комиссиясе республикада тавыш бирү йомгакларын чыгарачак.
Читайте нас: