Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2018, 12:32

Тарих – кеше язмышлары ул

Туймазыда мактаулы якташларыбызны котладылар

Туймазыда мактаулы якташларыбызны котладылар


Туймазы шәһәре һәм районының Мактаулы кешесе дигән дәрәҗәле исем 1985 елдан бирелә башлый. Шушы дәвердә аңа кече ватаны үсешенә саллы өлеш керткән 38 туймазылы лаек була. Бүген районда алар 18 кеше. Өчесе быел 85 һәм 90 яшен билгели. Әнисә Галләм кызы Латыйпова, Нина Ивановна Грязютина, Әгъләм Шәйсолтан улы Миһранов бу.

Пәнҗешәмбе көнне татар драма театрында алар хөрмәтенә тантаналы чара узды.

Юбилярларны котлап, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов туймазылыларның үзләренең күренекле якташлары белән горурлануын, аларның фидакарь хезмәтен данлавын билгеләде.

Мактаулы кешеләргә РФ Дәүләт думасы, муниципалитет-район Хакимияте һәм Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Олуг яшьтә булуына карамастан, юбилярларның барысы да гаҗәеп көр күңелле, чәмле тормыш белән яши.

Белеме буенча педагог Әнисә Галләм кызы Латыйпова 1975-1986 елларда халык депутатларының Туймазы район Советы рәисе була. Ул елларда районга берничә тапкыр СССР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла. Әнисә Галләм кызы шәһәр һәм районның икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Нина Ивановна Грязютина кимендә 40 ел гомерен балаларга багышлаган.

1964 ел ахырында Туймазыда 280 урынлык беренче балалар комбинатына (булачак 12нче “Журавлик” балалар бакчасы) нигез салына. Предприятиеләр аны өлешләтә акча салу исәбенә төзи. Оешманы вакытында төзелеш чималлары, җиһаз белән тәэмин итү җиңел булмый. Комбинатның булачак мөдире Нина Грязютинага төзелешкә җитәкчелек итүне йөкләтәләр.

Ул алты чакырылыш шәһәр Советы депутаты була, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары берләшмәләренә, “Тере тарих” ветераннар клубына җитәкчелек итә, 30 еллап шәһәр хатын-кызлар советында эшли. Нина Ивановна – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Әгъләм Шәйсолтан улы Миһранов 15 ел дәвамында Туймазы шәһәре эчке эшләр бүлеген җитәкләгән. Шәһәр һәм район биләмәсендә хокук тәртибен һәм законлылыкны тәэмин итүдәге уңышлары өчен ветеран күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Милиция отличнигы, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган эшчәне. Күп тапкыр шәһәр Советы депутаты итеп сайланган.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: