Сәгать 8дә Башкортстанда барлык сайлау участоклары ябылды. Башкортстанда яшәүчеләр алдагы алты елга дәүләт башлыгын сайлады. Республикада 18 сәгатькә сайлауда катнашучылар саны 64,39 процент тәшкил итте. Башкортстанда яшәүче 1 954 914 кеше тавыш бирде.
Республикада 3398 стационар участок һәм 39 вакытлыча сайлау участогы (31 – дәвалау учреждениеләрендә, 3 – шифаханәдә, 3 – тикшерү изоляторларында, 1әр Аэропаортта һәм Уфа тимер юл вокзалында) эшләде.