Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 16:48

Яшьләр гражданлык бурычын үтәүгә җитди карый

Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, көндезге сәгать 12гә республиканың 899 мең 577 гражданы Русия Президенты сайлауларында катнашты. Бу сайлаучыларның 29,67 процентын тәшкил итә.

Чагыштыру өчен: 2012 елда үткән Русия Президентын сайлауларда бу вакытта халыкның 23,99 проценты тавыш биргән иде. Балтач, Тәтешле, Мишкә, Федоровка районнары аеруча зур активлык күрсәтә.
Бүген республиканың 50 мең 745 яшь кешесе сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Бу – сайлаучыларның 1,65 проценты. Аларга участокларда махсус бүләкләр әзерләнгән. Шулай ук, бүген республикада яшәүче 92 кешегә 18 яшь тула. 30 яшькә кадәр булган яшьләр сайлаучыларның 20,5 процентын тәшкил итә.

Читайте нас: