Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 16:47

Сайлауларда һәркем үз фикерен белдерә ала

Уфаның “Башкирия” кунакханәсендә иртән үк Иҗтимагый матбугат үзәге эшли башлады. Анда экспертлар сайлаулар турында фикерләрен белдерде.

Уфаның “Башкирия” кунакханәсендә иртән үк Иҗтимагый матбугат үзәге эшли башлады. Анда экспертлар сайлаулар турында фикерләрен белдерде.
– Өлкән яшьтәге кешеләр сайлауларга, гадәттә, иртәнге якта ук килә. Мондый сәяси вакыйгада аларның актив катнашуы, чыннан да, гражданнарның сайлауларга җитди каравын күрсәтә. Һәркем, сайлауга килеп, теләгән кандидатына тавыш бирә алырга тиеш, – диде иртәнге брифингта Сергей Лаврентьев.
– Сайлаулар илнең сәяси торышын чагылдыра. Анда халыкның бүгенге җитәкчеләрнең эшчәнлеге белән ризалыгын яисә нәрсәләр беләндер килешеп бетмәвен ачык күрергә мөмкин. Атап әйткәндә, бу сәяси вакыйгада илнең бүгенге торышы турында һәркем үз фикерен белдерә ала. Шуның белән дә сайлаулар зур әһәмияткә ия, – диде, шунда ук чыгыш ясап, Юрий Дорожкин.

Читайте нас: